Күл буе очраштырды
Олы ачасырлылар быел «Авыл көне»н уздыруга аеруча ныклап әзерләнде. Чөнки сагындырган иде бәйрәмнәребез.
Шуңа да, күл буен кунакларны, авылдашларны кабул итәрлек дәрәҗәгә китерер, кызык лы программа әзерләү, бәйгеләрдә җиңүчеләрне бүләкләү өчен күп көч түгелде. Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итте: матди яктан да, кул хезмәте белән дә.
Олы Ачасырда Сабантуй озак еллар тау башында узды, авыл уртасында да үткәрелеп карады. Ә инде күл буе иң уңайлы урын дип бәяләнде. Быел тагын да җайлырак идеме соң, утыргычлар да арткан, күл тирәсе дә ямьләнгән. Кыс касы, оештыручыларның, ярдәмчеләрнең тырышлыгы бушка китмәгән. Ат чабышы күптән уздырылмый инде. Шулай да Әхмәтовлар гаиләсе бәйрәмгә ямь өстәде. Гомере буе колхозда зоотехник булып эшләгән Илдар абый Әхмәтов аты Йолдызханны бизәп, оныгы Диләрә иярләгән иде. Өч яшьтән бабасы белән ат янында кайнап үскән кыз ат спорты белән шөгыльләнә икән. Шушы гүзәл кызның күл буенча атта җилдерүен сокланып карадык, рәхмәт яусын.
Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театры артисты, авылдашыбыз Илфат Гыйбадуллин алып барган бәйрәм бер сулышта узды дисәм, арттыру булмас. Хәтта уеннар миңа җитми дә калды кебек. Чөнки аларның һәммәсе дә кызыклы, үзенчәлек ле иде. Иң мөһиме, аларда катнашырга теләүчеләр мәйданга агылып кына торды. Мулла Иленнән килгән кунагыбыз Рамил Садыйков 24 килолы герне кул белән түгел, теше белән күтәреп, барыбызны сүзсез калдырды. Фәрит абый Абзалин «эх» дигәнче катык тан акча тапты. Җәйге эссе дип тормадылар, өчәр кешелек команда чаңгы ярышында катнашып, бердәмлекләрен күрсәтте. Арканны исә, Ачасыр да муен, аяк белән дә түгел, ә бил белән тартыштылар. Монысында Динар Галиуллинга тиңнәр булмады. Көянтә чиләк белән егетләр дә, хатын-кызлар да чабышып рәхәтләнде. Алай гына да түгел, су күтәреп, зур кәлүш киеп тә мәйдан әйләнделәр. «Иң оста чыбыркы шартлатучы» бәйгесендә дә егетләр осталыкларын күрсәтте. Бар икән бит әле «чыж» итеп, әйләндереп, чыбыркысын шартлатучылар. Берсе дә бүләксез калмады. Балык тоту бәйгесендә бертуган Гарипов ларга тиңнәр булмады.
Олы Ачасырның музей хезмәткәрләренә аерым бер рәхмәт әйтәсе килә. Искиткеч хуш исле үләннәрдән ясалган тәмле һәм шифалы чәйләре белән һәркемне сыйладылар. Самоварлары ничек кенә кайнап өлгергәндер?! Афәрин, кызлар!
«Авыл көне»ндә милли көрәшкә дә зур урын бирелде. Һәм ул кунаклар, авыл егетләре арасында аерым үткәрелде. Бирегә бил алышырга районның иң кәттә көрәшүчеләре килгән иде. Матур алымнар күрсәтеп, беренчелекне Яшел Үзәннән Айдар Әхмәтов, икенчене – Күгәйдән Рәмзис Заһидуллин, өченче урынны Руслан Кадыйров яулады. Авыл егетләре арасында батыр булып Фәндүс Зарипов калды. Аңа телевизор белән тәкә тапшырылды.
Бу бәйрәм тирә- күрше авыллар өчен дә зур чара булды. «Ничек шәп оештырганнар. Балалар өчен дә, олыларга да бик кызык монда. Тырышып әзерләнгәннәре күренеп тора, афәрин», – дип фикерләре белән уртаклашты Урысбагадан килгән Фәндияр абый Гыйльманов. Ришат Төхвәтуллин концерты булачак дигән белдерү дә яшен тизлегендә таралды һәм яраткан җырчыларын күрергә килүчеләр саны чиксез иде. Өч сәгатькә якын барган концерт «Авыл көне»нең кульминациясе булды. Шушындый зур бүләкне авылдашларына Әнвәр Миңнуллин ясады. Һәм аңа бар халык исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерми мөмкин түгел. Гомумән, бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт. Аллаһ Тәгалә әҗер-савапларын бирсен. Киләсе елга да шушы күркәм урында очрашулар насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев