Китмим әле яшьлек иленнән...
Һәр авылның, һәр төбәкнең үз тарихы, талантлы шәхесләре, буыннан-буынга күчеп килүче истәлекле вакыйгалары һәм гореф-гадәтләре була. Безнең Мулла Иле авылы да үзенең талантлы кешеләре белән тирә-якта дан тота.
Узган атнада, Мулла Иле мәдәният йортының матур, якты залында яшәү ямен татып гомер итүче, бик күп еллар мәдәният йортыбызда үзешчән сәнгатьтә катнашып үзенең моңлы тавышы белән тамашачы мәхәббәтен яулаган ветеран җырчыбыз – Миләүшә Шакирова Гос ман кызының «Китмим әле яшьлек иленнән» дип исемләнгән 65 яшьлек юбилей кичәсе булып узды.
65 яшь. Ә чынлап уйлап карасаң, кичә кебек кенә....
1956 елның 19 июнь иртәсендә Миләүшә апа Бузай авылында күп балалы гаиләдә өченче сабый булып дөньяга килә.
Шунда 3 классны, күрше Норлатта 1 класс, Өтәктә 4 класс тәмамлаганнан соң, озын кара чәчле, коңгырт күзле өлгереп җиткән татар кызы Казан шәһәренә бәхет сукмагына юлга чыга.
Кулына диплом алып, Теплоконтроль заводына эшкә керә. Атна саен туган авылына, әтисе белән әнисе янына кайта. Ул чагында бер көтү егетләр авыллар буенча кичке уеннарда, зәлидәләрдә кызлар күзли. Бузай авылына да Мулла Иле егетләре килеп төшә. Һәм араларында сары чәчле, зәңгәр күзле, кечерәк буйлы бер егет Миләүшә апага гашыйк була. Килеп йөрүләр ешая, Миләүшә апа да Казаннан ешрак кайта башлый. Менә шулай итеп алар арасында мәхәббәт уты кабына. Һәм 1975 елның 9 августында яшьләр мәңгелеккә кавыша. Ул чагында кызларны туйлап алыш бик булмый әле. Төнлә урлап кына кайталар. Ә менә Рәйхан абый Миләүшә апаны ак күлмәкләр кидертеп, машиналарга утыртып алып кайта безнең авылга.
Бу дөньяда иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере. Яңа гына, мин яшим дип, дөнь яга аваз саласың, кай арада инде аккан судай гомер үзенең олылыгын дистәләгән еллар белән билгели. Кечкенә чакта һәр туган көнне шатлык-сөенечләр белән көтеп аласың, тизрәк үсәсе, зур буласы килә. Ә еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен сабыррак каршы ала башлый. Артка борылып караган саен узган гомер юллары, истәлекләре күз алдына килә. Узган еллар, үтелгән юллар заяга узмаганлыгы, гомер көзләренә кергәндә җимеш ләр инде өлгергәнме – менә шулар ны әкрен генә барлый башлыйсың.
Август аенда туйлар гөрләткән Рәйхан белән Миләүшә матур итеп 46 ел бергә кулга-кул тотынышып, иңне-иңгә куеп гомер юлын уртак үтәләр. Яңа йорт салып чыгалар, яңа нигез коралар. Бакчаларын тутырып алмагачлар утырталар. Ике ул – Нияз белән Радикны, кызлары Гөлназны алып кайталар. Балалар әти- әниләре кебек тырыш, барысы да үрнәк, тәрбияле, укымышлы, тормышта үз урынын тапканнар. Әти-әни өчен моннан да зур бәхет юктыр ул.
Миләүшә ханым гаиләнең иң яраткан баласы була. Абыйлары сеңелләре белән горурлансалар, энеләре яраткан апалары белән горурлана. Алар чын мәгъ нәсендә бер йодрык булып яшәгән, бик күпләрнең хөрмәтен казанган Госман балалары.
Бүгенгесе көндә без авылга кайтсак, кайчагында бикле ишек ачыла, өйне, капканы ачып керим дисәң, алабута, кычыткан каршы ала. Кайтмыйсыз, балалар, кайтмыйсыз, дигән төсле, кычыткан куллардан талый. Ә менә Миләүшә ханым үскән нигезгә кайтсаң, хәтта кыш көне дә, әйтерсең табигать үзе сукмагын салган да, аларны каршы ала. Ник дигәндә, алар һәрвакыт туган нигезләренә, туган йортларына җыела. Һәм һәрчак Коръән ашларында, матур чараларда бергәләп очрашырга яраталар.
Колхозда төрле урыннарда хезмәт итәргә туры килә Миләүшә апага. Ашханәдә эшли. 1978 елда кибетчеләрне ялга чыгарып Райпо кибетендә Сания апа Насыйбуллина белән дә эшләп ала. Аның намуслы хезмәтен колхоз рәисе дә күрә һәм аңа колхозның зур складын тапшыра.
Ләкин бу эшкә күңеле ятып бетми, ул кире колхоз ашханәсенә әйләнеп кайта. 1986 елнын 6 октябрендә колхозда яңа ашханә ачыла һәм аны җитәкче итеп билгелиләр. 1986 елдан 2004 елга кадәр 18 ел шунда хезмәт куя, 2004 елда ашханә ябыла, әмма аңа карап өйдә утырмый, авылда «Свияга» кибетенә эшкә керә. Анда 10 ел сатучы булып эшли. 60 яше тулгач лаеклы ялга китә. Хезмәт кенәгәсенә күз салсаң 42 ел хезмәт юлы үткән. Бу юллар сикәлтәле дә, шома да, туры да, кыек та булгандыр. Ул матур итеп эшли, җырлап яши.
Миләүшә ханым киң кырлы талант иясе. Ул бик күп еллар авылыбыз сәхнәсеннән үзенең яраткан тамашачысына күпме җыр лар җиткерде икән?! Саный китсәң бихисаптыр. Әле үзе генә түгел, гаиләсе белән күп бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яуладылар.
Аның җырлары, моңнары улларына бүләк булып күчкән. Олы улы Нияз Казан театр училищесын тәмамлый. Гармунда, синтезаторда, гитарада уйный. Җырны әнисеннән алса, ә менә уен коралларында уйнау сәләте әтисеннән күчкәндер. Әтиләре Рәйхан абый да гармунда бик оста итеп уйный.
46 ел буе гомер иткән Мулла Иле аңа туган авылы кебек якын, кадерле. Чөнки ул яшәү ямен, бәхетен биредә тапкан. Чыннан да, ихласлык, сәхнә белән тамашачы арасындагы дустанә мөнәсәбәт Миләүшә ханымның иҗат кичәсен зур, тату гаилә бәйрәменә әверелдерде.
Гаҗәеп җылы, матур, күңелләрне нечкәрткән мизгелләргә бай юбилей кичәсе булды ул. Анда юбилярның гаиләсе, туганнары, сәхнәдәш дуслары, хезмәттәшләре һәм җыр-моң яратучы авылдашлар килгән иде. Алар, барысы сәхнәгә күтәрелеп, юбилярга изге теләкләрен юллады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте. Ә менә тормыш иптәше Рәйхан абый матур теләкләрен юллаганда күзләргә яшьләр килде.
– Яшьлек бик тиз уза икән ул, менә хәзер бер-береңә ничек кирәк икәнеңне аңлыйсың, тоясың. Безне кавыштырган өчен Аллаһыма һәркөн саен рәхмәт укыйм һәм тигез картлык сорыйм, – диде ул.
Тормыш иптәшенә алып килгән чәчәк бәйләмен биреп, туй көнендә икәү бергә җырлаган «Галия» җырын башкардылар. Җыр һәм нәфис сүз белән тулы кичәне мин оештырдым һәм алып бардым.
Китапханә җитәкчесе Зилә Бикмөхәммәтова Миләүшә ханымның гомер бас кычларын сурәтләгән фотолардан төзелгән презентацияне экраннан күрсәтте. Менә кызның самими бала чагы, әти- әнисе, туган йорты, мәктәп һәм студент еллары, яшьнәп торган яшьлек чоры, туй фотосурәтләре, балаларның сабый чагы, хезмәт коллективы, мәдәният йортында төрле очрашулар, концерт-кичәләр, кочак тулы оныклар, ныклы иңе Рәйханы, гаилә җылысы...
Миләүшә ханым күптән лаеклы ялда булса да, аңа без җырлавын үтенеп бик еш мөрәҗәгать итәбез. 40 ел сәхнәдә үткән гомеренә, шулай итеп, тагын сәнгатькә багышланган көннәр өстәлә. Ә аның бит әле күпләрне сокландырган сәләте, таланты моның белән генә чикләнми. Ул буш вакытларында шигырьләр иҗат итә, рәсемнәр ясый. Аның төрле темага язылган тирән мәгънәле шигырьләре район газетасы битләрендә басылып, күңелебездә горурлык хисе тудыра.
Рәсемнәрне гараж, мунча, сарай стеналарына, ишекләргә ясый. Алар ишегалдына керсәң ул ясаган әкият персонажларын, төрле пейзажлар күреп сокланасың, таң каласың. Гаилә кешенең тормышына ямь өсти, яшәү дәрте бирә, эшкә рухландыра. Җирлегебездә мондый талант ияләре булу зур куаныч, зур горурлык.
Бүгенгесе көндә Шакировларның алты оныгы, Булат, Рифат, Әдилә, Альбина, Рәминә, Раяз үсеп килә. Булат та дәү әнисе кебек моңлы. Әбисенә шушы юбилей кичәсендә бик матур җыр да бүләк итте.
Бу көнне Миләүшә ханым башкаруында бик күп җырлар ишетергә туры килде. Ул моңы ташып торган җырчы. Аның тавышы чылтырап аккан чишмә тавышларын хәтерләтеп, моң дәрьяларына алып кереп китә. Без аның юбилей кичәсендә аның самимилегенә, чибәрлегенә, талантына янәдән бер сокландык. Әнә шулай гомернең һәр мизгеленең кадерен белеп, булганына шөкер итеп яши ул.
Мулла Иле мәдәният йортының сәнгать оешмасы тарафыннан, мәдәниятебезгә күп еллар дәверендә үз өлешен керткәне өчен рәхмәт хаты һәм истәлек ле бүләк тапшыр дык. Миләүшә ханым! Сине тагын бер тапкыр чын күңелдән олуг юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек, хөр күңел телибез. Киләчәктә дә иҗат чишмәң саекмасын, моң дәрьяң ташып торсын. Бездән сиңа бер генә теләк: китмә әле яшьлек иленнән!
Рәзинә Сәйфетдинова,
Мулла Иле мәдәният йорты мөдире
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев