Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Хөрмәткә лаек булып та, хөрмәтсез калганнар

Менә быел да «Өлкәннәр ун көнлеге» үтеп китте. Ел саен бәйрәмнәр узгач, газета битләрендә хөрмәтле, хезмәтләрен югары бәяләгән кешеләребез турында язмалар чыгып тора.

Кайберләрендә ризасызлык, үпкә ярылып ята. Без – үткән чорыбызда армый-талмый хезмәт иткән буын. Колхозчыларның, механизаторларның хезмәте бүгенге көнгә караганда күпкә авыррак иде.

Авыл хатыннары кул белән 25әр сыер савып, аларга җилкәдә салам, фураж күтәреп ташып ашаттылар. Тездән пычракка батып сөт, аш ташу – барысын күрделәр, түзделәр. Өстәмәсенә җәйге-көзге эшләрдә бәрәңге, чөгендер чүбе утау, алу. Хуҗалыгында да мең төрле мәшәкать, балалар тәрбияләү. Өлгергәннәр... бүген шул чор сыер савучы кызларыбыз (инде әбиләр) эш куйган урыннары булмаганга, колхозлар бетерелгәнгә бөтенләй игътибарсыз, «кирәксез» булып калдылар. Ул чорның ир-атлары – механизаторлар да шул ук хәлдә. «Кызыл Шәрыкъ» килде дә, ул буынның барлыгын да белми, кая аларны искә алып бүләкләү?! Өлкәннәргә җылы сүз дә җитә, хәзер һәркемнең тормышы җитеш. Балалары булганнарны алар котлыйлар инде. Тик... Бөтен яшьлек көчен биреп, сәламәтлегеңне җуеп эшләгән җирдән, шул чор җитәкчеләре олылар инде, алар урынына килгәннәр искә алсалар, бик яхшы, бик күркәм эш булыр иде дә бит. Юк шул, колхоз да юк, профсоюз оешмасы да, ветераннар советы да – берсе дә юк. Әле ярый мәчет бар.

Өлкәннәр көне белән беррәттән «Укытучылар көне» дә үтте
Мәктәпләребез эшләп торганга, андагы җитәкчеләр дә, укытучылар коллективы да, һәр хезмәткәр үзләренең олы иптәшләрен – өлкәннәрен һич онытканнары юк.
Мине дә, пенсия яшендәге өлкән укытучыларны да һәр ел саен, һәр зур бәйрәмнәрдә, туган көннәребездә Акъегет һәм Бакырчы мәктәбе коллективлары хөрмәтлиләр. Олы рәхмәтебезне җиткерәсем килә аларга. Безне олылаганнары өчен һәммәсен дә Ходай олыласын.
Ике мәктәп коллективының бер дәмлеге өчен сөенеп йөрим. Барчагыз га да уңышлар, сөенечле көннәр, сәла мәтлек телим. Шатлыкта да, кай гы лы вакытта да онытмыйлар, ярдәмләшәләр. Кешелекле коллективлар.

Күңел хакы – бер тәгам
Өлкәннәр көненә сугыш чоры балаларына – Бакырчы әби-бабайларына Әнәс хәзрәт Закиров бүләк тараткан. Шундый кайгылы көннәрендә үзендә көч табып, изге эш башкаруына мең рәхмәт. мәктәп коллективын да (бакча белән бергә), безне дә онытмаганы өчен рәхмәт. Мәчет эше бик катлаулы, зур хезмәтле, җаваплы

– Ходай түземлелек, көч-куәт, рух ныклыгы бирсен аңа.
Соңгы елларда безнең җаваплы, авыр хезмәтебезне Акъегет җирле үз идарә җитәкчеләре дә онытмый. Котлау җибәрә, хәлебезне сорыйлар. Рәхмәт кызлар! Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне, ди халык. Һәрчак шулай игътибарлы, мөлаем, кеше сүзенә колак салучы, ярдәмчел булып калыгыз. Бу сыйфатыгыз бизи сезне! Финанс хәлегез мөшкел булуын беләбез, шулай да сез кешелекле, кече күңеллеләр. Ул бинадан күңел кайтып киткән көннәр булды. Сез андый түгел!

Җылы сүз – җан азыгы
Гомумән, күркәм эшләр ерактан да яхшы, ачык күренә. Алар күңелгә яшәү көче, кешеләрне ярату хисен арттыра.
Һәркемнең үткәндәгесен дә, бүген ге хезмәтен дә олылап бәяләүче кешеләребезнең күп булуына сөенәбез. Һәрчак шулай булсын. Хәзерге пандемия чорында бер-беребезгә бигрәк тә хәл белешү, ярдәмләшү кирәк.

Бакырчы халкының күңел халәтен күтәрергә, сагышларны оныттырып торырга мәчет, мәктәп, клуб-китапханә, медпункт хезмәткәрләре – һәммәсе бердәм булып эшли. Аларның һәрберсенең хезмәтләрен хөрмәт итик. Соңгы еллар күп югалтулар, сынаулар белән килде. Һәрберебезгә – туганнарга, күршеләргә, ялгызларга, олы-кечебезгә мәрхәмәтле, киң күңелле булыйк, һәр яңа аткан таңны күрү бәхетенә сөенеп, Аллаһка рәхмәтле булып яшик. Амин. Теләкләрем изге, чын күңелемнән.

Сезне яратып, Рәйханә Зәйнуллина.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев