Күгәйдә хоккей бәйрәме узды
Менә ничә еллар Күгәебез уртасында боз мәйданчыгы катырылып, хоккей уены ярышлары үткәрү традициягә керде.
Быел да, берничә көн алдан игълан ителгәч, «Күгәй мәдәният йорты» призына, зур хоккей бәйрәме булды.
Монда авылыбызның яше, карты, шушы тамашаның шаһитләре, уенчыларның җанатарлары җыелды. Быелгы ярышлар да искитмәле кызык, мавыктыргыч узды.
Беренче уен мәктәп укучылары арасында, бозны кыздырырлык киеренке барып, беренче урынга Фәнис Ихсанов командасы лаек булды, икенче урынны Фәнил Ихсанов командасы бүлеште. Яшьләр өч командага бүленеп, чын-чынлап хоккей бик киеренке барса да, тамашачылар, җанатарлар өчен дә, күңелле ярыш булды бу!
Яшьләр арасында беренче урын яулаган Рияз Гайнуллин командасы күчмә хоккей кубогына ия булып, икенче урын Айрат Гыйләҗев, өченче урынны Илшат Ихсанов командасы яулады.
Мондый чара, Күгәй авылында Сабантуйдан кала иң күңелле, бөтен авылны берләштерә торган бәйрәмнәрнең берсе!
Бүләкләү өлешеннән соң, тәмле пылау белән кайнар чәй бик урынлы булды! Чарада катнашкан егетләргә, оештыручыларның һәрбарчасына чиксез рәхмәтебезне җиткерәсе килә! Шулай бердәм булып яшик, авылдашларым!
Зөлфия Хәйруллина. Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев