Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәйдә «Авылга мәрхәмәт» акциясе узды

Квалификацияле медицина ярдәмен тиз, ә иң мөһиме, беркая да чыкмыйча алу - “Авылга мәрхәмәт” бөтенроссия акциясенең максаты шундый.

Бу бөтен ил буйлап йөзләрчә мең авыл кешесенә кагыла торган масштаблы проект. Күптән түгел анда Яшел Үзән районының Күгәй авылы халкы да катнашты.

Авылга Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең тар белгечләре килде. Алар күгәйлеләрне башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә кабул иттеләр. Авыл халкы терапевт, кардиолог, эндокринолог, онколог, онколог-акушер-гинеколог, офтальмолог, педиатр консультацияләрен алу белән бергә, ЭКГ һәм УЗИ тикшерүләрен бушлай ясады, шулай ук, канның шикәр күләмен белү өчен анализ тапшырды.

"Волонтер-медиклар"ның кече коллегалары - Яшел Үзән медицина училищесы студентлары үзләренең өлкән хезмәттәшләренә булыштылар.

Медицина тикшерүеннән тыш, медицина профилактикасы үзәге белгечләре авыл кешеләре белән йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авыруларын профилактикалау турында консультацияләр үткәрделәр. Ә мәктәп укучылар өчен сәламәтлек чисталыгы бәйрәме һәм "Ромашка" викторинасы үткәрелде, - дип хәбәр итә ТР сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте @ minzdravrt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев