Күгәй күлендә казлар да йөзәр әле
Биредә соңгы елда мал-туар саны сизелерлек арткан.
Авыручылар саны бик нык арту сәбәпле Күгәй авыл җирлегенең хисап сессиясе депутатлар һәм район җитәкчелеге катнашында гына узды. Әмма күңелне тырнап торган сорауларны алдан язмача бирергә мөмкин иде. Шулай ук «Яшел Үзән» инстаграм челтәрендә турыдан-туры эфир оештырылды. Һәм әлеге язманы сез безнең төркемгә кереп карый аласыз.
Җирлек башлыгы Фәния Хисаметдинова үз чыгышында узган елга нәтиҗә ясады һәм быелгысына бурычлар билгеләде.
Авыл җирлеге бюджеты турында сөйләгәндә, мин аның дотациядән торуын ассызыкларга тиеш. Безнен җирлектә территориянең иң элементар проблемаларын хәл итүгә акча юк дигән сүз, шуңа күрә җирлек тарафыннан салымнар җыю, социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү өчен, өстәмә акча бүлеп биргәндә төп фактор булып тора, – дип сөйли җитәкче.
Әҗәтлеләрне ачыклау буенча анализ ясаганнар һәм бурычлылар арасында җирлек территориясендә яшәмәүче гражданнар һәм вафат булучылар барлыгы күренгән. Аларның яшәү урыннарын ачыклап, салымны түләргә кирәклеген аңлатып, квитанцияләр һәм хатлар җибәргәннәр.
Авыл җирлеге өчен мөһим икътисадый күрсәткечләрнең берсе – гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыгы, аларның үсеше бүгенге көндә халыкның тормыш-көнкүрешенә бәйле. Күгәй һәм Тау Иле авылларында мөгезле эре терлек 2020 елда 226 баш исәпләнсә, 2021 елда бу сан 272гә җиткән. Сөтлебикәләр саны дүрткә кимесә дә, хәзер 64 сыер исәпләнә. Аның каравы атлар саны арткан, 2020 елда җирлектә 8 ат тоткан булсалар, узган елгы күрсәткеч 24не күрсәтә. Шулай итеп, күгәйлеләр ат үстерүгә керешкән, чөнки итен алучылар күп икән. 2021 елда, алдагы еллардагы кебек үк, халык бер сыерга 2 мең 300 сум, ике сыерга 3 мең 300 сум, дүрт һәм аннан күбрәк сыер өчен 4 мең 300 сум субсидия алган. 1 баш ана кәҗәгә 500 сум бирелгән.
Җирлек башлыгы йортларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыру темасына да кагылды. Билгеле булганча, янгын хәбәрчеләре бина янган яки төтенләнгән очракта, сигнал бирә. Күгәй җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәгеләргә, күп балалы һәм социаль яктан проблемалы гаиләләргә бу җиһазны бушлай таратканнар.
Күгәй башлангыч мәктәбе директоры һәм балалар бакчасы мөдире Гөлнара Шәйхенурова тәфсилләп үз эшчәнлеге турында сөйләде. Мәктәптә 8 укучы белем ала. Норлат мәктәбенә көн саен автобус белән 21 бала укырга йөри. Балалар бакчасында исә 14әү тәрбия һәм белем ала. Узган ел өч сабый туган.
(Язманы тулысынча газетабызның 12нче саныннан укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев