Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгәй егетләре сынатмый

Шушы көннәрдә шәһәребезнең механика көллиятендә милли көрәш буенча ярыш узды. Турнир Бөек Җиңүнең 77 еллыгын каршы алуга багышланган иде.

-Мондый ярышлардан Күгәй егетләре бервакытта да читтә калмый. Быел да үзләренең бар мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Кызу барган ярышта Фәнис Ихсанов 2нче урын, Мурат Гайнуллин 4нче урынны яулады. Көрәшче егетләргә һәм тренерлары Алмаз Шәйхенуровка алга таба да зур уңышлар телибез. Көчле булып, бердэм булып, Күгәй данын еракларга таратып, яңа үрләр яуларга насыйп булсын! Афәрин! – дип яза Күгәйнең “ВК” төркемен алып баручы Зөлфия Хәйруллина.

Тиздән милли бәйрәмебез Сабантуй җитә. Егетләребезнең мәйданнарда үз көчләрен, батырлыкларын күрсәтәселәре алда әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев