Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күгеш танымаслык булып үзгәрә

Тиздән биредә зур мәдәният үзәге ишекләрен ачачак. Ул индивидуаль проект буенча төзелә. Монда өр-яңа мәдәният йорты салыначагы һәм кайберәүләрнең аның төзеләчәк урыныннан риза булмавы хакында без газетабызда узган елның октябрь ахырында зур мәкалә язып чыккан идек инде.

Анда халык фикере, киләчәккә булган планнар турында тәфсилләп бәян иттек. Ул чакта мәктәп янындагы зур мәйданда бары тик урыны гына казылып куелган иде һәм без проекты белән генә таныштык. Бу юлысы Күгешкә килгәч, күргәннәрдән гаҗәпкә калдык: проекттагы зур бина төзелеп тә куелган.

Күгештә 1960 елда салынган мәдәният йорты 2013 елда ук авария хәлендә дип игълан ителгән була. Авыл халкы яңасын күнегелгән иске урында салынуын тели. Ләкин җир буенча каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, бу мөмкин булмый. Җирнең авыл хуҗалыгы билгеләнешендә булуы ачыклана. Ә аны ул исемнән төшерү өчен генераль планга үзгәреш ләр кертергә, зур чыгымнарны исәпләмәгәндә, берничә ел көтәргә дә туры килә. Республикадан бирелгән акчаны вакытында тоту мөһим. Шулай булгач, яңа урын табыла. Җитәкчеләр мәктәп яны киләчәктә өч авылны берләштерүче мәдәният һәм ял итү паркына әвереләчәк дип ышандыралар һәм республика программасы буенча, индивидуаль проект нигезендә октябрьдә зур эшкә керешәләр. Күпләр мондый мәдәният йорты турында хыяллана да алмый. Капиталь ремонт ясалуны зарыгып көтүче клублар да районыбыз да байтак. Менә аларга мондый бина салабыз дисәләр, биш куллап, бер сүзсез риза булырлар иде, минемчә.

 

 

600 кв метр мәйданны биләүче Күгеш мәдәният йортында авыл җирлеге һәм китапханә дә урнашачак. Клуб 215 урынга исәпләнгән. Ял бүлмәсе, зал, сәхнә, артистлар өчен киенү-чишенү урыны, бәдрәфләр (физик мөмкинлеге чикле кешеләргә дә исәпләнгән), касса, барысы да уйланып эшләнгән. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатаул лин кайсы урында нинди бүлмә буласын күрсәткәнне тыңлап, шаккатып карап йөрдек. Төзүчеләр үз эшен намус белән башкара. Хәтта авыл кешесе дә бу төзелештә үз ярдәмен керткән, берочтан акча эшләү мөмкинлеге дә булдырылган.

Русчалатып әйт сәк, бу авылга «повезло»! Эш ике этапта башкарыла. Аның беренчесе – тулысынча бина булса, икенчесендә тирә-юньне төзекләндерү. Район хакимиятенә нык лы ярдәме өчен рәхмәтлебез. Бу объектның тулы бәясе – 63 млн сум. Иң әүвәл бу сумма 47 млн гына иде. Белгәнегезчә, вакыт узу белән, һәр нәрсәгә бәя күтәрелә. Һәм шушы сумманы арттыруда көчен куйган район башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәтлебез. Үз эшебезне вакытында – октябрь ахырында төгәлләргә исәп, – дип сөйли «Алмаз» ҖЧШ генераль директоры Айдар Хәбибуллин.

Бинаның проекты буенча клуб бакчасында җәй ге бию урыны да бар. Шу лай ук, клубка ике яктан керү өчен 724 метр асфальт юл салыначак. Район Советы депутаты Рөстәм

Даукаев мәдәният йорты каршысындагы хуҗалыклар тирәли бертөрле койма тотарга вәгъдә биргән. Мәдәният һәм ял итү паркын ясар өчен дә биредә урын җитәрлек. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Гатауллин сүзләренә караганда, паркка брусчатка җәю, агачлар утырту, эскәмия ләр ясау каралган.

Алай гына да түгел, мәктәп белән яңа мәдәният йорты арасында рес публика программасы буенча универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. Ул рәсми төстә август ахырында ачылырга тиеш. 6 млн 700 мең сумлык спорт мәйданында без дә туп тибеп карадык. Шәп, сүз дә юк! Шундый заманча корылмаларның авыл җирлекләрендә дә төзелүенә шатланып кайттык, чын күңелдән. Яшьләр бу урынны үз иткән инде. Янәшә генә бик матур балалар мәйданчыгы да барлыкка килгән. Анысы республика программасы буенча ра йонның берничә авылында төзелде. Мондый таулар, таганнар шәһәрнең күп кенә ишегалларында да юк әле. Бер генә теләк: балалар тавышы тынмасын иде.

Барлык уйланылганнар да чынга ашса, ә монысына шик юк, бераз көтәргә генә кирәк, Айдар, Әрә, Күгеш халкын берләштерүче үзәк булырлык искиткеч урын барлыкка киләчәк. Әлеге җирлек танымаслык булып үзгәрәчәк. Күгешлеләргә ак көнләшү белән карарлык булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев