Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кешелеклелек авыр вакытта сынала

Норлатлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм акциясендә актив катнаша

Норлат авыл җирлегендә елга бер тапкыр уза торган хисап сессиясендә ра­йон башлыгы һәрвакыт үзе катнаша. Җыелучыларны да монда бик кунакчыл итеп, җырлап-биеп, төрледән-­төрле күргәзмәләр белән каршы алалар.


Шуңа күрә, сессия эше башланганчы ук, җирлектә яшәүчеләрнең ни белән шөгыльләнүен дә, ничек көн күрүен дә аңлыйсың. Җыен үзе дә, гадәттә, бик актив бара, сораулар белән килүчеләр дә күп була. Халыкның авыллар язмышына һәм киләчәгенә битараф булмавы нык сизелә. Еламаган балага кем имезлек бирсен ди. Хәзерге заман авылларына хас булганча, барысында да юллар, су башнялары, сукбай этләр, чүп-чар белән бәйле проблемалар гел булып тора бит. Яшәеш өчен һәммәсе дә мөһим. Әлбәттә инде, Норлатны да алар читләтеп узмый. Аларга хәзер махсус хәрби операция дә өстәлде.
Норлат җирлегеннән өлешчә мобилизация буенча сигез кеше алынган. Теркәлмичә биредә яшәгән дүрт кеше үз теләге белән конт­ракт буенча хезмәт итә.

Авылдашларыбыз­ның исән-сау әйләнеп кайтуын көтәбез. Гаиләләренә булышуны дәвам итәчәкбез, – диде бу уңайдан җирлек башлыгы Илдус Саттаров. – Авылда яшәүче хатын-кызларыбыз махсус техниканы һәм окопларны кап­лау өчен мас­кировка сеткаларын үрә. «Барысы да Җиңү өчен!» хәйрия акциясендә катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт белдерәм. Гуманитар ярдәм җыюда «Ак калфак» җәмгыяте искиткеч зур эш башкара, дип башлады хисап чыгышын җирлек башлыгы Илдус Саттаров.


Бу җирлектә яшәүчеләр үзсалым акчасын җыюга җитди карый, чөнки шуның ярдәмендә шактый гына эшләр башкарылган да. Әйтик, Норлатның Гагарин урамыннан зиратка кадәр юлда асфальт катламына ремонт башланган. Быел эшләрне тәмамлаячаклар.


Былтыр үзсалым 862 мең сум җыелып, ул 93 процентны тәшкил ит­те,дип сөйли җирлек башлыгы. Ул акчага юлларны төзекләндерү буенча бик күп эш башкарылды. Алга таба да шулай дәвам итәчәк.


Дәүләт программалары да ярдәмгә килә. Ә бит аны да куллана белсәң, үз вакытында проект-планнарын төзеп керә алсаң гына эшли. Менә шулай, элеккеге ателье бинасын ремонтлап, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы программасы буенча мәдәният һәм белем үзәге, яшүсмерләр клубы оештырмакчылар. Ә «Чиста су» программасына эләгү өчен Почта, Совет, Полевая, Зур Кызыл, Кече Кызыл урамнарын су белән тәэмин итү челтәре төзелеше объекты буенча проект-эзләнү эшләре башкарылган. Бик кирәкле объект, әгәр дә теләгәннәре тормышка ашса, бик күп проблемалары хәл ителәчәк.


Газ кертү программасы буенча Норлаттагы Песчаная, Мәктәп урамнары буенча газүткәргеч уздыру эше тәмамланган. Булат авылындагы ике йортка быел сузачак­лар.


Җирлекнең генераль планын ясау эше төгәлләнгән һәм Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать тә җибәрелгән.

Болар белән бергә хәл ите­ләселәре дә шактый. Прибой авылына кадәр – 5, Норлатта Сельхозхимия урамына кадәр 2 чакрым керә торган юлларны төзергә, Норлатта суүткәргеч системасын алмаштырырга, Норлат, Татар Исламы, Прибой, Косякау авылларында сулыкларга керү юлларын ясарга, Норлат мәдәният йортының стенасын ремонтларга һәм башкалар кирәк.

Сессиядә катнашкан Михаил Афанасьев Норлатта үзара салым җыю буенча республика прог­раммасының тотрыклы гамәлгә ашырылуына игътибар итте.
– Бу халыкның югары аңлы булуы турында сөйли һәм яшәү өчен уңайлы шартлар тудырырга ярдәм итә, – дип ассызык­лады район җитәкчесе. Муниципалитет кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, без су белән тәэмин итү системасын алыштыруга, табигый сулыкларга керү юлларын төзүгә һәм пирс­ларны төзекләндерүгә ихтыяҗ барлыгын беләбез. Сез безнең алда куйган бурычлар адым саен уртак тырышлык белән тормышка ашырылачак.


Район башлыгына махсус хәрби операция зонасында булган РФ Кораллы Көчләре сугышчылары өчен күп функцияле мичләр әзерләүче Алексей Чигаров мөрәҗәгать итте.
Без Татарстан егетләренә генә түгел, барлык сугышчыларга да ярдәм итәбез. Мичләргә ихтыяҗ бик зур. Процессны тизләтү өчен безгә...

Дәвамын газетабызның 3 февраль җомга санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев