Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кемнәрдер үз куллары белән торгызган, төзегән колхозлар, ...(этләр) кулына калыр дип кем уйлаган

#әйтәмәле

Күңелемне бушатыр өчен сезгә шалтыратам. Бу кемнәндер гаеп эзләү түгел, дөрес аңлагыз.

Әй, кызлар, кайда калды безнең гөрләтеп эшләгән яшьлек еллары? Ник искә төшердем дисезме? Оныгым машинасына утырып, районнан кайтып килгәндә, без эшләгән Ленин колхозыннан «җилләр искән»ен күреп, шаклар каттым. Еш чыгып йөрмәгәч, күрмәгән идем бу галәмәтне.

Бер яктан карасаң, ул ташландык биналар авылны ямьсезләп тормый, барыбер ишелеп бетәчәк иде ул. Тик күзем ул да булса, шул тирәдә таптанган халыкка төште.

Нишли соң болар, дип кызыксынсам, төсле тимер җыя­лар икән. Нинди заманга калдык, кемнәрдер үз куллары белән торгызган, төзегән колхозлар, ...(этләр) кулына калыр дип кем уйлаган! Ул гына да түгел, араларында авылыбызның дәрәҗәле кешеләре дә бар иде.

Фото интерент челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев