Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кем уйлаган авылда көтүче дефицит булыр заманнар килер дип

Ә бит җитте ул вакытлар һәм бер ун ел бар инде яз саен көтүче табу проблемасы туа башлаганга.

Башта халык чират буенча көтеп карады, аннары, моның җиңел эш түгеллеген аңлап, кайберәүләр терлекләрен көтүгә кумый башлады. Көтүче булмау сәбәпле, авылларда сыерлар башы кимеде. Инде соңгы елларда электрон көтүче уйлап таптылар. Әмма ул тере көтүчегә җитәме соң?!

Безнең районда, хәзерге вакытта көтүче проблемасы булмаган бер генә авыл калгандыр, мөгаен. Ул да булса – Бәчек. Биредә инде күп еллардан бирле авыл көтүе ирле-хатынлы Шакировлар кулында, ә, юк, чыбыркысы астында. Ышанычлы кешеләр карамагына бәчеклеләр дә терлекләрен тыныч күңел белән чыгарып җибәрә.

-5 май көнне Бәчектә көтү чыкты, Аллаһка шөкер. Анда 25ләп сыер йөри. Тере көтүчесе булган авыл тирә-якта юк бугай инде ул, шуңа авылыбызның барлык халкы Рәмис белән Рузалиягә бик рәхмәтле, - ди Бәчек имамы, Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Ел саен көтүне бик матур итеп, халык канәгать булырлык итеп көтәләр, исән-сау гына булсыннар.

Шакировлар кебек көтүчеләрнең кадерләрен белергә һәм башка авылларда да шундый кешеләр табылсын иде дип теләргә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев