Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Күңелемне борчыган сорау

Яз җиткәч күп кенә авыл җирлекләрендә зират өстендә өмә оештырылды.

Без моны сезнең социаль челтәрләр аша да белеп тордык. Менә шундый өмәләр безнең Карагуҗада никтер оештырылмый икән ул? Бер тапкыр узды ул, тик кеше бик аз килде. Кайткан саен авыл зиратына барабыз. Каберлекләр янында халык үзләренең чардуганнарын буяган савытларны, чүп-чарны калдыра. Башка сыймаслык бит инде бу! Шуңа күңелебез әрни. Үзебезнең әби-бабайларыбыз, туганнарыбыз каберлекләре, әле күптән түгел генә Украинада һәлак булган күршебез каберлеге янында капчык-капчык чүп өелеп тора. Бу хакта сөйләргә дә оят, әмма бу – чынбарлык.

Редакциядән: Чынлап та, бу хәл башка сыймаслык бит инде. Карагуҗа халкын тырыш, булдыклы дип беләбез. Өмә оештырып, зират өстен җыештырып алу әллә ни авырлык тудырмый торгандыр. Һәм үз туганнарының каберлекләрен җыештыргач, чүп-чарны башкаларныкы янында калдыру өчен кем булырга кирәк? Хәзер һәр авылда чүп контейнерлары бар, алып чык та, түк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев