Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кечкенә авылга җан өрүче

Зур Өтәкнең «мәдәният министры» кем ул?

Авылны яшәтүче, гөрләтүче, Зур Өтәкнең үсүе, чәчәк атуы өчен җанын-тәнен биреп эшләүче тиктормас, булган ханым ул.

«Шуңа да Гөлфания апаны яратып бер шикләнүләрсез Зур Өтәкнең «мәдәният министры» дип йөртәбез. Башкаларга карата мөгамәләсе белән дә аерылып тора. Тәмле телле, бервакытта да «син» дип дәшми, ә «алтыным», «матурым» дигән йөрәк эреткеч сүзләре белән күңелләрне күтәрә, төпле киңәшләрен бирә. «Авыл бетә, клубта бәйрәмнәр уздырырга кеше юк дип тә борчылмый. Бер дә булмаса, үз оныклары белән менә дигән итеп бәйрәм ясый. Без аннан үрнәк алабыз, исән-сау эшләсен генә»,дип сөйли коллегасы, Мулла Иле мәдәният йорты мөдире Рәзинә Сәйфетдинова.


Гөлфания апа Мулла Илендә туып үсә. Мәктәпне тәмамлагач, һөнәр үзләштерү максаты белән Казанга тегүчелеккә укырга керә. Өч ел очрашып йөргән күрше авыл егете белән кавышып, туй уздыргач, яшьләр Яшел Үзәндә төпләнә. Рафаэль абый Горький исемендәге заводта эшли, Гөлфания апа бәйләү цехында хезмәт юлын башлый. Биредә кызлары Гүзәл туа. Әмма яшьләргә шәһәрдә төпләнергә насыйп булмый.

Ике ел яшәгәч, без авылга кайттык. Иремнең энесе үлгәч, физик мөмкинлеге чикле кайнатам ялгызы калды. Шул сәбәп­ле, кала тормышын саланыкына алыштыр­дык. Һәм һич кенә дә үкенгәнебез булмады. Зур Өтәк икенче туган авылыма әйләнде. Биредә улым Ленар дөньяга килде. Кайт­кан шәпкә фермага эшкә урнаштым. Ул чакта кечкенә авылларда да фермалар гөрләп эшләде. Эштән куркып тормадым, 6 ел сыер саудым. 1989 елда җирлек башлыгы Гөлсинә Сәлахиева тәкъдиме белән клубка эшкә кердем. Кечкенәдән җыр­лап, скетчларда катнашып үскән кеше өчен мәдәният өлкәсе ят түгел иде инде, әлбәттә, – дип искә ала ул чакларны Гөлфания апа.


Клуб мөдиренең эше әле ул бит җырлап йөрү генә дигән сүз түгел. Аларга кеше күзенә күренмәгән бик күп җәмәгать эшләре дә йөкләнгән. Хәзерге мәчет урынында клуб бинасы булган, ул җимерелгәч, медпунктны ремонтлыйлар. Авылда яшьләр күп, нинди генә бәйрәм оештырсаң да, күңелле, җиренә җиткерелеп уза.

Рафаэль абый гомере буе колхозда шофер булып эшли.
Бер генә тапкыр да сәламәтлегенә зарланганы булмаса да, җиде ел элек гаиләсен кайгы утына салып, кинәт кенә якты дөньядан китеп бара.


– Иремнең ныклы канаты астында яшәгән елларымны бик тә сагынам. Әйбәт гомер кичердек, чөнки бик акыллы кеше иде ул. Кыңгырау төймәсенә бас­кан җирендә егылып үлде. Ишек төбенә ничә чыксам да, шул көн күз алдыма килеп баса. Бик зур югалту, һәр гаиләгә тигез тормыш телим, – ди Гөлфания апа күз яшьләрен сөртеп.


Әле дә ярый язмыш сынауларын үткәндә сабыр һәм түзем булырга ярдәм итүче, яшәү мәгъ­нәсе булган балалары, оныклары бар. Төп йортта улы Ленар гаиләсе төп­ләнгән. Шәһәрдә яшәүче кызының балалары да Норлат мәктәбенә махсус автобус белән йөреп укыйлар икән. Дәү әниләре өчен өзелеп торган, авылны үлеп яраткан кызларның шәһәргә китәселәре дә килми.


Фәттаховлар элек-электән мал-туарны күп асрый. 15әр баш мөгезле эре терлек тоткан чаклары да булган. Бүген җиде баш. өч сыерларының сөтен авыл кешесе дә ала, литрын 25 сумнан җыеп та китәләр икән. Тик утыруның ни икәнен белмәгән Гөлфания ханым кош-кортларны да күпләп үстерә. Җәен исә бакча мәшәкатьләренә чума. Өй алдында янып торган гүзәл роза чәчәкләренә сок­ланмаган кеше бармы икән?! Гомер буе «булсын» дип, җир җимертеп яшәгән бу гаиләнең уңганлыгы капка төбеннән үк күренә: йорт-җирләре ялт иткән, бөтен урамга ямь биреп тора. Бүген исә, иң сихри бәйрәмебез Яңа елга әзерләнеп мәш килүләре.


«Гөлфания эшләгәндә авылыбыз яши, гөрли әле. Иҗат чишмәсе саекмасын, исән генә булсын!» – ди авылдашлары да.

Хөрмәтләп үз итүләре әллә кайдан күренә. Ә авылдашларыңның ихтирамы, хезмәтеңне бәяләүләре бик мөһим нәрсә инде ул. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Фәттаховларга алдагы көннәрдә дә шулай авылның киләчәге өчен җан атып, исәнлектә яшәргә насыйп булсын.


Гөлфания Фәттахова белән очрашудан өзекне телефоннарыгызны биредәге QR кодка көйләп, кереп карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев