Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырдан музеена кадерле бүләкләр

Сәлимә апа белән Әнвәр абый Гафиятуллиннар гаиләсен музейның якын дуслары рәтенә кертәм мин.

Музей экспонаты булырлык берәр нәрсә тапсалар, хәзер алып килеп тапшыралар.

Бу җәйдә өй чормасына ревизия ясаганнар! Һәм менә нинди кадими букчалар тапканнар бит. Юкәдән үрелгән ( бәйләнгән?!) бу букчалар белән бала-чага мәдрәсәгә йөрдеме икән, әллә Казанский тыкрыгыннан гына чикләвек җыярга йөгерделәрме? Бәлки берәр кызның модный сумкасы булгандыр? Ай-һай, шәп үрелгәннәр, юкә исе аңкып тора.
Кызлары Лилиягә дә музей ошады. "Авылга кайткач, ялы гел эш белән үтеп китә. Бүген авылның тарихи объектларын күрсәтергә махсус алып чыктым әле!" - ди Сәлимә ханым, Лилия белән таныштырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев