Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кече Шырданга дәүләт ярдәме кирәк

  Кече Шырданда Каюм Насыйриның вафатына120 һәм мәгърифәтче акчасына салынган мәчетнең реставрацияләнеп файдалануга тапшырылуына 5 ел тулу уңаеннан тантаналы вакыйгалар булды.

Чакырылган кунаклар иң беренче булып Олы һәм Кече Шырдан арасында урнашкан Изге зиратка юнәлде. Зират...
«Үлем – касәдер, ул касәдән һәркем эчәр, кабер – ишектер, ул ишектән һәрберебез керер» – дип язып калдырган борынгы бабаларыбыз кабер ташларына.
Кече Шырдан авылының иске зираты республикада борынгы каберлекләр реестрына кергән һәм хөкүмәт тарафыннан сакланучы тарихи урыннар исемлегендә күрсәтелгән райондагы сирәк объектларның берсе.
Авыл халкы бу зиратны Изге зират дип атый, борынгы бабаларыбыз да аны шулай атап йөрткән. Тарихчылар үз хезмәтләрендә Зөя бассейны тирәләрендә сәхәбәләрнең укучылары – табигыйннар (изгеләр) күмелгән дип раслый. Шырдан авылы зиратында күмелгән, дип кенә бирелә. Ә авылдашларыбыз моның Кече Шырдан икәнлеген буыннан-буынга раслап килә. Тик шулай да монда тарихчылар әле үз сүзен әйтергә тиештер.
Кече Шырданның бу зиратында язулы ташлар юк. Әмма башка урында табылган һәм тарихчы Ирек Һадиев укыган язу барыбызга да кагыла һәм бик гыйб рәтле: «Кем дә булса минем каберемне зиярәт итсә, кем дә булса минем рухымны шат итсә, – бирсен Хода аңа хисапсыз күп савап, коткарылсын, күрмәсен бер газап». Ә бу юлы әлеге Изге каберлекне зиярәт итәргә «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Апанай» мәчете мәдрәсәсе җитәкчесе Әхмәт хәзрәт Сабиров, Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин һәм бик күп кунак лар килгән иде. Биредә – әрвахлар рухына Коръән аятьләре, соңыннан авыл мәчетендә өйлә на ма зы укылды. Өйләгә кадәр уздырылган әдәби-музыкаль чарада да, соңыннан музей-китапханәдә оештырылган «түгәрәк өстәл»дә дә бер фикер асыл сызык булып узды – дөньяга Каюм Насыйри кебек олы галимне биргән Кече Шырдан авылына дәүләт ярдәме кирәк.
Бөек галимнең туган авылы, нигезе ташландык хәлгә килгән иде, беркемне дә кызыксындырмады. 2015 елдан авылда масштаблы төзекләндерү эшләре башланды. Каюм Насыйриның татар халкы өчен башкарган хезмәте шулкадәр зур ки, татар дөньясының аңа булган хөрмәтен фонд тарафыннан башкарылган эшләр белән генә кайтарып булмый, туган җирен респуб лика күләмендә торгызып, матурлап, Каюм Насыйри ватанына бөтен халык лар баш ияргә килерлек итеп башкарырга кирәк. «Каюм Насыйри туган җирен яңартып торгызу фонды»ның башкарма директоры Асия Гобәйдуллинаның аның шулай буласына шиге юк.

 
«Туган авылым Кече Шырдан» ВК төркеменнән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев