Кече Ачасыр авылында, гражданнарның үзара салым программасы буенча, юлга вак таш җәелгән һәм яңа балалар мәйданчыгы урнаштырылган
Кече Ачасырда нибары 50 кеше яши, әмма бу бик тату һәм бердәм, туган җире өчен җан атып яшәүче авыл.
Быел биредә халыктан үзара салым республика программасы буенча 50 мең сум акча җыелган, тагын 200 мең сум республика өстәгән.
Гомуми җыелышта бу акчага яңа балалар мәйданчыгы урнаштыру һәм Үзәк юлга вак таш җәю турында карар кабул ителә. Һәм уйланылган планнар тормышка аша. Афәрин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев