Кече Шырданның олы шатлыгы
Кечерәк авылларда вакыйгалар киңрәк колач белән, зуррак масштабта үтә, андый чаралардан алган тәэсирләр дә озаккарак җитә шикелле миңа. Һәрхәлдә, Кече Шырданда шулай.
Күптән түгел узган Авыл көне дә шуны раслый – халык мессенджерларда бәйрәмнән алган хисләр, фотолар белән уртаклаша, фикер алыша. Аларга карап, быел авылга кайта алмаганнар киләсе елга план кора.
Татарның бөек мәгърифәтчесе, Кече Шырданда туып үскән Каюм Насыйриның 200 еллык юбилей елын халык могҗиза көткән кебек көтте. Авыл җыештырылды, «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды район бүлеп биргән финансларга плотина буена «набережная» төзеде, бирегә килә торган юл салды. Авыл уртасында Мәгъри-фәтчеләр бакчасында эш бара. Ә иң сөендергәне – Каюм Насыйри урамына асфальт җәелде. Клуб төзелә башлады. Могҗизамы? Юк! Район җитәкчелеге белән фондның уртак хезмәт җимеше.
– Рәхмәт, Роза апа! Бәйрәм узды, истәлеккә җырлары-биюләре фото-видео материалларда калды. Шуларны карап чыккач, тагын кичәге көнгә, бәйрәм атмосферасына кире кайтасың! Бик көтеп алдык, әзерләндек, эшләребез әйбәт барса – сөендек, килеп чыкмаса, ихлас көендек. Ә бәйрәм матур, халыкчан булып чыкты. Районның Идел аръягы иҗади коллективларының катнашуы – башында ук чарага җан өрде, матур старт булды. Шырдан бәйрәмнәрендә бу күренеш беренче тапкыр күзәтелде. Бик зур рәхмәт аларга, җитәкче Рамил Гобәйдуллинга рәхмәтнең иң зуры. Тагын шундый очрашулар киләчәктә дә булгалап торсын! Хәзер төзелә башлаган мәдәният йортында булыр әле алар. Бездән активлык, теләктәшлек сорала! Барысы да әйбәт булыр, Аллаһ боерса! Бу фотоларны күреп тагын өстисе килә. Гомумән, район җитәкчесе Михаил Павлович Афанасьев авылны үз итә, проблемаларыбызны уртаклаша hәм аларны чишү өчен мөмкинлекләр эзли. Татарстан җитәкчелегенең махсус карары буенча төзелүче юл, мәдәният йорты – аның эшчәнлеге нәтиҗәсе. Быелгы Авыл бәйрәмендә Михаил Павлович җитәкләгән команданың өлеше зур. Матди яктан булышу, бездә районның иҗат коллективлары катнашуы, бәйрәмне җитәкләүгә керткән өлешләре өчен башкарма комитеты житәкчесе Зөлфәт Флүновичка, хакимият хезмәткәрләре Динар Азатович, Юлия Ирековна, Рамил Ринатовичка, авылны бик тә үз иткән Резедә Юсуповнага, әлбәттә, рәхмәтебезне белдерәбез! Уңышлар сезгә! – ди «Каюм Насыйри туган җирне торгызу фонды»ның башкарма директоры Асия Гобәйдуллина.
Язма башында телгә алынган асфальт юл салыну – авыл өчен бәхет. Тик... Бер урамда гына булуы күңелне тырный. «Вахитов урамы да төзек юллы булыр. Шырданда тырыш, үз авылын бик нык яратучы чын патриотлар яши!» – диде район башлыгы Михаил Афанасьев, Каюм Насыйри авылында яшәүчеләрнең күкрәгенә муниципаль бүләк такканда, рәхмәт хатлары тапшырганда. Менә ул чынлап та могҗиза булыр иде. Могҗиза. Каюм Насыйриның 200 елдан соң да туган ягына бирәчәк зур бүләге. Ә андый могҗизалар, бүләкләр дәвамлы булыр, боерган булса. Тезләнгән җиреннән юкка гына торып бастымыни ул – Кече Шырдан!
Гүзәл Минһаҗева. Кече Шырдан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев