Кече Шырдан авылында сөенечле яңалык
16 сентябрьдә Зеленодол районының Кече Шырдан авылы китапханәсендә, авыл халкы катнашында җыелыш булды.
Җыелышны "Каюм Насыйри туган җирне торгызу" фонды башкарма директоры Асия Наил кызы Гобәйдуллина үткәрде. Ул коммерциягә кагылышы булмаган фондның авылда спорт мәйданчыгы төзү өчен Татарстан Рәисе грантын отуы турында хәбәр итте һәм төзелешнең кайчан башлануын хәбәр итте. Авыл халкы да, балалар да бу хәбәрне шатланып кабул итте. Чөнки авылда яшьләр дә, балалар да бар, ә спорт белән шөгыльләнергә урын юк иде.
Менә, озак та көттерми төзелеш эшләре башланды. 3 октябрьдә тип-тигез итеп җәелгән грунт өстенә ком җәелә башлады. Аннары геотекстиль, бары тик геотекстильдән соң гына вак таш җәелә. Мәйданчыкның нигезе бик нык, тигез һәм суперзаманча булачак. Монда инде теләсә нинди зур спорт чаралары да уздыру мөмкин дип көтелә.
Чыганак: Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеме
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев