Кече Ачасырда шәпски иттереп «Авыл көне»н гөрләттеләр
Хәзер җәй бәйрәмнәргә бай! Элек ел буе зарыгып көтеп алган бер Сабантуй бар иде, шуның белән вәссаләм! Ә хәзер әлеге милли бәйрәмне ике төргә бүлделәр һәм аның кече «браты» «Авыл көне» дип атала.
«Авыл көне»н билгеләү җәй буена сузыла – һәр авылның үз датасы һәм ул шундый булуы белән шәп тә. Елның әлеге күркәм чорында да рәхәтләнеп ял итеп, якыннар белән очрашып, саф һавада күңел ачып калмагач, кайчан тагын?!
Кече Ачасырда да шәпски иттереп гөрләттеләр «Авыл көне»н. Авылы кечкенә булса да, бәйрәме зур һәм истә калырлык булды: тырышып, булган икән – булсын, дип оештырулары күренеп тора. Зур җирлекләргә караганда, кечкенәләрендә теләсә нинди чара үзенчәлеклерәк уза ул. Әллә атмосферасы җылырак дип әйтергәме соң, бердәмрәк, киң күңеллерәкме шунда.
– Кече Ачасырда шундый зур бәйрәм уздыру хыялы күптән бар иде инде, менә ул тормышка ашты. Аны оештыруда үз өлешләрен кертүчеләргә зур рәхмәт. Бу авыл Фәрит Гыйсмәтуллин кебек уллары булуы белән бәхетле, аның актив гаиләсен, тормыш иптәше Рузалияне аерым билгеләп үтәсе килә. Алар туган авыллары өчен җан атып яшәүчеләр. Һәрбер эшнең башында торалар дисәм дә, ялгыш булмас, – дип уртаклашты Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. – Халык бик күп җыелды, кайтучылар да, тирә-як авыллардан килүчеләр дә шактый иде. Иң мөһиме, аларның чын күңелдән бәйрәм итүләре, шатланулары күренеп торды. Лаеклы авылдашлардан берсе дә игътибардан читтә калмады: активлар да, тырышлар да, иң олы яшьтәгеләр дә. Мондый бәйрәмнәр бик кирәк шул кешегә, чөнки ул күпләргә елга бер күрешү бәхете, очрашу, туган якка кайту сөенечен бирә.
Ә бәйрәмне, мөнәҗәтләр һәм дини җырлары белән танылган Ильяс Халиков алып барды. Олы Ачасыр егете, Кариев исемен йөрткән театр артисты Илфат Гыйбадуллин да мондый чарага кайтмый кала алмаган, билгеле. Үзебезнең район үзешчәннәре дә бер дә кимен куймады: Хөршидә Гайнуллина, Гөлчәчәк Шакирова, баянист Камил Хәлиуллин кебекләр ямь өстенә ямь булды. Әле татар эстрадасында үз урынын булдырган керәшен егете, автор-башкаручы Игорь Дмитриев та җырлары белән халыкны шатландырды.
Авыл көне дигәч тә, аның асылында Сабан туе традицияләре ята инде. Шуңа, төрле кызыклы һәм үзенчәлекле уеннар, әтәче дә, тәкәсе дә, көрәш тә – нәрсә тиеш, барысы да булды. Иң мөһиме, халыкның мәш килеп, күңелен биреп катнашуы, читтән тамашачы гына булып күзәтеп тормавы. Һәрбер уен турында җәелеп китеп, газета укучылар да күзаллап, эчләре катканчы көләрлек итеп язып торсак, бик күпкә китә. Ә менә көрәш батырын язмый мөмкин түгел! 18 яшькәчә категориядә дә, олылар арасында да Күгәй егете Мурат Гайнуллин баш батыр булды. «Афәрин»нән башка сүз юк!
– Авыл бәйрәме бик тә матур булды. Аны оештыручыларга, алып баручыларга, иганәчеләргә, авыл халкына, тормыш иптәшем Фәритемә рәхмәтем чиксез. Кече Ачасыр халкы җир җимертеп эшли дә, кырык эшен кырык якка куеп бәйрәм дә итә белә! Якташларны күңел ачуда да, аны оештыру буенча күмәк эшләрдә дә берләштерә торган мондый бәйрәмнәр булып торсын! – ди Рузалия ханым Гыйсмәтуллина.
Фотолар Хәйдәр Сибгатуллинның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев