Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең мобиль комплексы Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә эшли башлады (https://t.me/zelencrb).

Белгечләр бригадасы составында медицина регистраторы, табиб-невролог, табиб-кардиолог, табиб-офтальмолог, табиб-уролог, кан тамырлары хирургы бар.

Васильеволылар яшәү урыннары буенча, медицина оешмасына кермичә, өлкәннәрне диспансерлаштыруның икенче этабы программасында каралган табиб-белгечләрдән консультация алачак.

Узган атнада мобиль бригада 178 пациентны карады, шуларның 131е - өлкән яшьтәге кешеләр. 58 пациент өстәмә тикшерүләргә җибәрелгән, шул исәптән Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә дә, 16 пациентка хастаханәгә ятарга тәкъдим ителгән.

Бу ел башыннан клиника табиблары 5377 пациентны караган һәм аларга дәвалану билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев