Катлаулы шартларда да Түбән Урысбагада тормыш туктамый: юллар, пай җирләре, үзсалым һәм халык фикере
Түбән Урысбага авыл җирлеге сессияләре, гадәттә, артык шау-шусыз, бер агымда уза. Әмма бу тынычлык – битарафлык билгесе түгел. Киресенчә, монда проблемалар да бар, алар җитәрлек, тик барысы да халык белән киңәшләшеп, аңлашып хәл ителә. Шуңа күрә эш тә күренә, нәтиҗәсе дә сизелә.
Чираттагы сессия эшендә Зеленодольск муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм авыл халкы катнашты. Җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин җыелучылар каршында 2025 елда башкарылган эшләр, 2026 елга куелган бурычлар һәм бюджет үтәлеше турында җентекле хисап белән чыгыш ясады.

Үзсалым: аздан — зур нәтиҗә
Сессия барышында иң күп сораулар үзсалым акчасының тотылышына кагылды. Чөнки бу – халык турыдан-туры катнаша торган һәм нәтиҗәсен күрсәткән механизм.
– Узган хисап чорында халыктан 204 мең сум үзсалым җыелды, ә дәүләт тарафыннан аңа 748 мең сум өстәлде. Референдум карары нигезендә бу акчалар юлларны ремонтлауга һәм су торбаларын алмаштыруга тотылды, – диде җирлек башлыгы.

Башкарылган эшләр:
- Бәчек авылындагы Ибраһимов урамында юлга вак таш җәелеп, ремонт эшләре алып барылган (380 550 сум).
- Түбән һәм Югары Урысбага авылларына бара торган су торбалары алыштырылган (402 483 сум).
- 23,5 гектар мәйданда балтырган үләнен юк итү өчен 680 608,40 сум акча тотылган.
- Кече Ачасырда быел һәм узган ел үзсалым акчаларын кушып, стела кую планлаштырыла.
– Үзсалым безнең җирлек өчен бик файдалы булды. Шуңа күрә бу программаның безнең республикада уңышлы алып барылуы өчен республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка һәм район башлыгы Михаил Афанасьевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип билгеләп үтте Хәйдәр Сибгатуллин. – Быел халык җыеннарында үзсалым күләмен 1000 сум итәргә карар кылдык.

Биредә шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җирлек бюджеты узып киткән хисап чорында 100 процентка үтәлгән.
Демография борчый, әмма тормыш туктамый
Биш авылны берләштергән әлеге җирлек, кызганычка, халык саны артуы белән мактана алмый. 2024 елда 4 кеше вафат булса, 2025 елда инде 7 авылдашларын соңгы юлга озатканнар. Мәктәптә нибары 11 бала белем ала. Мәктәпне саклап калу өчен биредә бөтен көчләрен куялар, чөнки ул да ябылса, авылда ямь калмаячак.
Шулай да, мондагы авылларда тормыш сүрелми. Өч авылда – өч ФАП, өч мәчет, бер почта бүлеге эшләп килә.
Почта бүлеге бүген хат-газета тарату белән генә чикләнми, башка бик күп хезмәтләрне башкара, хәтта иминиятләштерүне дә тәкъдим итә. Почта бүлеге һәм почтальоннар актив эшләгәнгә күрә халык газета-журналларга да яхшы языла: кайбер йортларда 8әр басма алдыралар. «Яшел Үзән» газетасына язылу 110 процентка үтәлгән – афәрин диясе генә кала.

Кибетләрнең атнага нибары өч көн эшләве дә сорау тудыра: авылда сәүдәнең тотрыклылыгы ничек тәэмин ителергә тиеш? Әлегә бу мәсьәлә вакытлы чишелеш белән генә хәл ителә. Шуңа карамастан, халык моңа инде җайлашып өлгергән. Әгәр кем дә кем кибет ачарга ният кыла икән, беркем дә каршы килмәячәк. Монысы инде эшмәкәрләр колагына.
(Кыскартып урнаштырылды)
Язманың дәвамын газетабызның №3 (30нчы гыйнвар, 2026 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Ну, кызлар, гажэплэндерэсез инде! Кайчан карама шушы жирлекне бик еш язасыз инде. Тошенеп карасан, жирлекнен, эллэ ни мактанырлык-курсэтерлек эшлэре дэ юк бит инде, эмма, шулай да, "чебеннэн фил ясап", ниниди зур язма язып чыккансыз. Абау, эллэ башка хэбэр юкмы язарга, яисэ, сатып алдылар инде узегезне. Ник, сон, алайса башка жирлеклэрне дэ истэн тошермэегез, ешрак языгыз! Э авылларны бетеру узеннэн узе килеп чыкмады ич ул, сонгы чиге - колхозларны бетеру булды! Каян демография булсын ди!
0
0