Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карыгызны сатыйм...

Вәт баер идек быел, ә, карны сатып булса...

Кар быел авыл урамнарын да, шәһәрнекен дә күмде. Юлларны чистарту өчен шәһәрдә 23 берәмлек техника эшли, районда – 39, шул исәптән, Карамалы Тауда – биш трактор, Васильевода – 3, Осиновода – 4. Шулай да, өлгерә алмыйлар.

Олы Яке авыл җирлегендә генә дә шәхси хуҗалыкларда 64 трактор исәпләнә. Һәм без халык җыены вакытында юллар чис тартылмавы турында җирлек башлыгына канәгатьсезлек белдерүләренә шаккаттык! Шул тракторлы кешеләрнең берсенең дә саваплы эш башкарасы килмиме икән? Узган һәркем рәхмәт әйтеп китәчәк бит, юлларны эттергән шул игелек иясенә!

Җирлек башлыгы каян алсын ул тракторны? Шул ук тракторлы кешеләрдән үтенә бит.
Фирая Фәйзуллина түзмәде, трактор руле артына утырып, юлларны кардан үзе чистартырга булды. Чынлап та, хатын-кызның хәленнән килмәгәне юк аның! Ә капка төбендә техникасы булып та, яшәгән авылы өчен кыл да кыймылдатырга теләмәгән битараф ир-атларга оят булсын! Хотяяя... белмәгән... Андый хисләре булса, әйткәнне дә көтмичә ялтыратып куярлар иде. Кайсыбер авылларда бар шундый җегет кешеләр, авылдашлары йокыдан торганчы урамнарны чистартып куючылар.

Фирая Фәйзуллинаның тракторны үзе иярләгән видео «Яшел Үзән» инстаграмында чыккач, интернет киңлегендә бик тиз таралды. Комментарийлар язучылар исә, билгеле, ике командага бүленде:
guzel7589
– Безнен Фирая апа на все руки мастер!!!
liliyayusupova73
– Ай-йай, авыл халкы юллар чистартылмауда да гаепле булып чыктымени?! Үзара салымны да бит шәһәр халкыннан җыймыйлар, авыл халкын гомер буе изәләр.
@liliyayusupova73
– Сез бит глас народа, алга! Күтәрегез бу проблеманы, хәл итсеннәр!
@fanziliamiftieva
– Жәмәгать, авылда күпчелек яшәүче халык – пенсионер. Пенсияләре – 12-13 мең. Алар хөкүмәткә 25-30 ел эшләп, налогын түләгән. Авыл халкы юлларны үз акчасына төзекләндерә, йорт-җирен төзи. Аларга гомер буе хөкүмәт булышмый. Инде урамдагы карны да үзләре чис тартырга тиешме? Әллә авыл кешесенең тракторы су белән эшлиме? Икенче яктан карасаң, суга да акча түлибез, ләбаса.
zuhrarustamovna

– Афәрин, коллега! Ләкин мин хатын-кыз авыл жирлеге башлыгы үзе тракторга утырып, юллар эттереп йөрүне дөрес дип санамыйм. Без – хатын-кыз эшли белмәгән эш юк. Ләкин, бар эшне дә үз жилкәләребезгә алып бетерсәк, ир-атка нинди эш кала соң? Халык болай да ияләнеп беткән инде бар эшне «авыл сәвите», жирлек башлыгы эшләгәнгә. Тракторга да үзебез утырсак, тиздән һәр ишегалдына кереп кар эттереп, капчыкка тутырган мусорларын төяп алып чыгуны таләп итә башларлар… Күңелдә булганны, йөрәкне тырнаганны гына яздым. Бигрәк халык әзергә-бәзерне көтүчегә әйләнде, шаккатмалы. Бездә үткән жыелышта да гернадирдай ир-егет оялмыйча, басып, нигә минем әни яшәгән йорт янында су колонкасы эшләми дип сорау бирде. Өч метрдан үткән суны әнкәсенә өенә генә кертеп бирәсе бит, югыйсә…

Бар кеше дә андый түгел, шунысы куандыра, бездә шәхси тракторлары белән кар эттерүче егетләр дә бар, исәнлек бирсен Ходай үзләренә.
Мин унбер ел жирлек башлыгы вазифасында эшләүче кеше буларак, ике якның да фикерен адекват кабул итәм. Әйе, авылда яшәү шартлары күпме генә тартып карасалар да, шәһәрнеке дәрәҗәсенә һич тә килеп житә алмый. Авылда ТСЖлар да, ЖКУлар да, авыл жирлеге штатында дворниклар, электриклар да юк. Авыл эчендә, юл кырыйларында чистарту-жыештыру эшләрен башкарганда бу составка клуб, социаль хезмәткәрләре килеп кушыла. Язын-көзен дөньяның бар пычрагын менә шушы ханымнар жыя, жәмәгать! Бушлай жыя, моның өчен аларга беркем дә акча түләми. Үзара салым турында да берничә сүз язып үтәм.

Сөйләп туймадыгыз инде шул хакта, әйтерсең лә бик зур акчалар жыябыз инде. Елына бер бит инде ул, районына карап 500-1000 сум. Кибеткә керсәк ул мең сумнарны калдырып чыкканыбызны сизми дә калабыз. Ә авыл жирлегендә шул узара салым акчасына никадәр күркәм эшләр эшләнә! Кайчан өйрәнербез икән, жәмәгать, тиеш диеп кабул итәргә, авылларыбызны төзекләндерүгә, мәжбүриләгәнгә түгел, күңел кушуы буенча үзебездән өлеш кертергә, элеккеге матур гадәт буенча күмәк эшләрне өмәләр жыеп башкарырга?!

Бу zuhrarustamovna дигән ханымның комментариен бик күп җирлек башлыкларының йөрәк авазы, дияргә була. Әлбәттә, монда берәү дә урамга чыгып, юлларны кардан чис тартыгыз дими. Мөмкинлеге булганнар көне-төне кар ишкән көннәрдә үзләренең тирә-юньнәрен чистарта алмасмы, ярдәм итмәсме икән дип әйтергә генә теләгән идек. Халык авыл җирлегенең бу максатлар өчен акчасы күп дип уйлый шул.

– Олы Яке авыл җирлеге юлларны кардан чистарту өчен шәхси эшмәкәр Гәрәев белән килешү төзеде. Моның өчен ел ахырында бюджеттан 250 мең сумны билгеләдек. Акча сәгатенә карап түләнә, бер сәгате – 2000 сум. Безнең җирлеккә биш авыл керә, менә узган якшәмбедә ул 11 сәгать эшләде, бу 44 мең сум дигән сүз. Билгеле, без бүлеп куйган сумма гына җитмәячәк, чөнки кар күп һәм район хакимиятеннән өстәмә керемнән алган акчаны юлларны чистарту өчен бирүләрен сорадык. Әлбәттә, техникасы булып, авыл урамнарын чистарып торучы Айдар Ибраһимов, Илһам Зиннәтуллин, Рамил Назыйров, Радик Закиров, Рөстәм Гайнетдинов, Әхмәтшакировлар һәм Шәрифҗановларга рәхмәтем чиксез. Алар ярдәм иткәч, барыбер җиңелрәк, – дип сөйли Фирая Фәйзуллина.

Шуңа да, тиеш дигән сүзне читкәрәк куеп, бер-беребезне аңлап, дус булып, КЕШЕ булуыбызны истә тотып яшәсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев