Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Картаймагыз, ветераннар...

15 февральдә Совет хәрбиләренең Әфганстаннан чыгуларына 33 ел була. Бу сугыш бик күп әниләрнең йөрәгендә төзәлмәслек авыр яра калдыр ды. Бөек Ватан сугышыннан соң тыныч яшәгән совет халкын сынаган вакыйгаларның берсе бу.

Безнең Бишнә авылыннан да Әфган сугышында хәрби бурычын үтәүчеләр булды: Рөстәм Шәйдуллин, Рәдиф Хөснетдинов, Илфат Гәрәев. Күпме еллар узса да, бүген дә алар әлеге хәрби хәрәкәтләре турында сөйләргә яратмый. Аңлашыла, ул дәһшәтне искә төшерү тагын бер кат йөрәкләрне теләдер.

Авылыбыздан армия саф ларына алынып, шушы сугышта катнашкан һәм туган якларына кайтырына ике ай калганда батырларча һәлак булган Нәҗип Гарипов турында сүзем. Балачагы Арча ра йоны Яңа Кырлай авылында уза аның. Нәҗип 8нче сыйныфны тәмамлагач, гаиләләре белән Бишнә авылына күчеп килә. 10нчы сыйныфны тәмамлагач Бишнә совхозында механизатор булып эшли. 1982 елның язында армия сафларына чакырыла. Шул ук елның июнь аенда Әфган рес публикасына эләгә. Нәҗип Ватан алдында торган бурычын егетләрчә үти. Хезмәт дәверендә ул укчы-гранатометчы була. Туган якларына, әти-әнисе, туганнары янына кайтырга да озак калмый бит. Яшь егетнең күңелендә нинди хыяллар булды икән? Ләкин, 1984 елның 21 гыйнварында Кундуз шәһәре янында дошманнар белән каты бәрелеш була. Безнең солдатлар бик кирәкле булган күперне сак лый. Шушы бәрелештә Нәҗип батырларча һәлак була. Үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Батырның мәете салынган табутны сугышчан иптәшләре алып кайтып авыл зиратында җирли. Әти- әнисе, туганнары, авылдашлары өчен бик авыр хәсрәт була бу. Батыр солдатыбыз бүген дә онытылмый. Зиярәт кылырга төшкән һәркем аның каберен читләтеп узмый, башын иеп дога кыла...
Узган елның февралендә Арча районының «Сугышчан кардәшлек» («боевое братство») Әфган сугышчылары оешмасы безнең мәктәп белән элемтәгә чыкты.

Алар арасында безнең Нәҗип белән бергә уйнап үскән, бер сыйныфта сигез ел укыган дусты, Әфган сугышы ветераны Илнур Яруллин да бар иде. Ул безгә, районның сугышчылар оешмасы белән мәктәпкә килеп укучылар белән очрашып, аралашып, Нәҗипне искә алып кайтырга теләкләре барын хәбәр итте. Без икеләнмичә ризалаштык. Балалар, укытучылар белән әзерләндек: истәлекләрне барладык, героебызга багышлап ясалган стендларны яңарттык, туганнарына хәбәр салдык.

Көтелгән көн килеп тә җитте. Мәктәп капкасыннан хәрби киемнәрдән киенеп, күкрәкләрендә медальләрен чыңлатып алты хәрби килеп керде. Балалар гына түгел, үзебез дә бер мәлгә югалып калдык. Очрашу барыбызның да хәтерендә уелырлык булды. Ветераннар укучылар алдында бик матур чыгыш ясады. Илнур Гомәрович Нәҗип белән узган балачагын, анын бик матур җырлавын, йомшак күңелле булуы турында сөйләде. Истәлеккә дип безгә Нәҗипнең балачак фотоларын тапшырды. Данил Сабиров сыйныфташы белән Әфган җирендә очрашуларын, төне буе йокламыйча сөйләшеп, учак янында татар җырларын җырлап чыгуларын искә төшерде. «Иң якын туганымны очраткан кебек булдым», – ди ул. Бу вакытта Нәҗипнең үлеренә берничә генә көн калган була. Арча районы әфганчылар оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаутдинов укучыларга бу сугышның мәрхәмәтсезлеген, бик күп егетләрнең яшь гомерләре өзелүе турында сөйләде.

Ватанны яклау бүген дә безнең бурычыбыз икәнлеген искәртте. Очрашуга Нәҗипнең апасы Роза Нәкыйповна кайт кан иде. Ул һәлак булган энесенең балачагын искә төшерде, дусларының изге эшләренә рәхмәтен җиткерде. Казаннан «ТНВ» каналында «Авыл сулышы» тапшыруының алып баручысы, Нәҗипнең туганнан туган энесе Рамил Гарипов та кайтты. Ул шулай ук үзенең балачак хатирәләре белән уртаклашты. Ветераннар оешмасының тагын бик күп эшләре белән таныштырды. Укучыларыбыз кунакларны матур биюләре, җырлары, йөрәккә тиярлек шигырьләре белән сәламләде. Бәйрәмнән соң барыбыз бергәләп Нәҗипнең каберендә булдык. Бу очрашу безнең күңелләрдә онытылмаслык хатирәләр калдырды.

Тынгы белмәс ветераннар белән ноябрь аенда икенче очрашуыбыз булды. Илнур Гомәрович телефоннан шалтыратып: «Без Нәҗипнең чардуганын яңарткан идек, килергә җыенабыз. Укучылар белән очрашырга теләгебез бар. Сез каршы түгелме?» – дип сорады. Ничек каршы булыйк? Шатландык кына! Хәрби дуслар Арча районының «Арча таңнары» район газетасы редакциясеннән кунак белән килгән иде. Бу юлы дусларча очрашып, күрештек. Балалар белән очрашу бик файдалы һәм күңелле узды.

...Ике район арасында дуслык күперен салган Арча ра йоны әфганчыларына сокланып утырдым. Хәрби бурычын үтәргә китеп, үлем белән көрәшкән егетләр, туган якларына кайтып, гаилә корып, җаваплы урыннарда зур дәрәҗәләргә ирешеп, гөрләтеп яшәүләре, дөрестән дә сокланырлык. Үз районнарында гына түгел, чит җирләргә килеп, һәлак булган дусларын искә алып, хатирәләр белән уртаклашып, хәзерге буынга югалып бара торган сыйфатларны тәрбияләүдә катнашу – әйтеп бетерә алмаслык изгелек эшләү дип саныйм. Укучыларыбыз өчен бу тәрбия ви чара файдасыз үтмәгәндер дип уйлыйм. Киләчәктә дә сезнең белән кабат очрашулар көтеп калабыз, хөрмәтле ветераннар.

Зөлфия Сабирова,
Бишнә мәктәбе директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев