Каратмәнгә – клуб, Уразлыга күпер кирәк, ә Якегә?
Олы Яке җирлегендә узган хисап сессиясендә мөһим сораулар күтәрелде.
Олы Яке авыл җирлеге хисап сессиясендә район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты һәм авыл халкының зал тутырып диярлек килүе шатландырды. Җирлек башлыгы Фирая Фәйзуллина чыгышын йотлыгып тыңладык, чөнки ул башкарган эшләрне һәм киләчәккә билгеләнгән максатларны төп-төгәл итеп җиткерде.
5 авылда барлыгы 514 йорт һәм 346 хуҗалык исәпләнә.
160 йортта – бакчачылар.
1 гыйнварга җирлектә 865 кеше теркәлгән.
2024 елда 6 кеше туган, 15 кеше үлгән.
Сер түгел, соңгы елларда күп мәсьәләләр үзара салым акчасына башкарыла. 2024 ел Яке җирлеге өчен уңышлы булган дисәм, ялгышмам. Үтәлгән эшләрнең кайберләренә генә тукталам:
Олы Яке:
- зиратларга тимер койма куелган;
- авыл уртасындагы юлүткәргеч ремонтланган;
- үзәк күпернең култыксалары буялган;
- район булышлыгы белән өч контейнер мәйданчыгы куелган, сквер япмасы төзекләндерелгән, мәчет янындагы балалар мәйданчыгына коймалар эшләнгән, Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемлеге яңартылган. Махсус хәрби операциядә гомерләре өзелгән егетләргә багышлап ясалган мемориаль такта шушы көннәрдә алар белем алган мәктәпкә урнаштырылачак.
Каратмән:
- зиратка тимер койма алынган;
- Светлая урамына вак таш җәелгән;
- кышын юлларны чистарту өчен тотылган;
- район булышлыгы белән ике контейнер мәйданчыгы төзелгән.
Уразлы:
- зиратка капка эшләнгән, коймасы тотылган, эш язын дәвам итәчәк;
- авыл башыннан тукталышка кадәр ут баганалары белән фонарьлар куелган;
- зур күпернең култыксалары буялган;
- өстәмә чыганактан күпер төзелгән.
Үтәнгеш
- вак таш сатып алынган.
Никольское
- вак таш алынган;
- кышын юл чистарту өчен тотылган.
Быел исә зиратларны чистарту, юлларга вак таш җәю, контейнер мәйданчыклары кую, су башнясы территориясен әйләндереп алу, баганалар белән фонарь кую кебек эшләр дәвам итәчәк.
Хөкүмәтебез шәхси хуҗалыкларны үстерүгә бик зур игътибар бирә. Эшсез калдым дип, хафаланырга кирәкми, яхшы яшәргә теләүчеләргә хөкүмәт тарафыннан бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Бу яктан Олы Яке районда алдынгылар рәтендә, җиләк, яшелчә үстерүче, кошлар, сыерлар тотучы 10 крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Җиләк үстерү белән дан тоткан Илдар Ситдыйков ял итү урыннары да төзегән. Фермерларның эшчәнлеге белән төрле төбәкләрдән килеп кызыксынып, тәжрибә туплап, зур бәя биреп китәләр. Республика һәм район ярминкәләре дә Яке җирлегенең уңган бакчачылары, яшелчә үстерүчеләреннән башка үтми.
Һәр авыл җирлегенең чишәргә үзенең генә хәленнән килмәгән проблемалары бар. Еламаган балага имчәк бирмиләр, дигән мәкальне күздә тотып, район, республика ярдәмендә генә гамәлгә ашырып була торган авырткан урыннарны Фирая Фәйзуллина, форсаттан файдаланып, әйтеп калырга ашыкты. Дөресрәге, җитәкчеләр бүлдергәнче дип, «автоматтан атты» гына.
Мәкаләнең дәвамын газетабызның №7 (21 февраль, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев