Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Карашәм авылында Уңыш бәйрәме уздырганнар

Уңыш бәйрәме – татарларның элек-электән килгән көз бәйрәме.

Ул кырларда, бакчаларда эшләр тәмамлангач, уңышны җыеп алгач үткәрелә. Бәйрәм Карашәм авылы мәдәният hәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә авыл халкы һәм кунаклары өчен оештырылды. Чара программасына төрледән-төрле кызык уеннар, җыр-биюләр кергән иде, авылдашлар җимеш-яшелчәләрне үстерү серләре белән бүлеште, ә соңыннан исә яздан көзгә кадәр тырышып үстергән уңышлардан эзерләнгән сый-нигъмәтләр белән өстәл янында чәй эчтек. Җәй буе эшләп арган авылдашларыбызны ял иттерү, куңелгә узе бер рәхәтлек бирә.

– Дөньяларыбыз тыныч, сәламәтлегебез нык булып, кыш көне эшләп тапкан уңышларыбызның рәхәтен күрергә язсын, – дип яза Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев