Карагуҗа авылның тырыш, булдыклы егетләре үз көчләре, үз техникалары белән зур эш башладылар
Карагуҗа авылы уртасында буа ясарга керештеләр. ☝ Бу урында элегрәк булган ул. Авыл халкы телендә "бия" дип аталган сулыкта балалар су коенган.
Озак еллардан сон "Бия"не торгызу эшен башлап җибәргән егетләргә сәламәтлек, сабырлык телик.
Әлбәттә, туган авылларына битараф булмаган яшьләрнең дә килеп булышуларына, ярдәм итүләренә ышанабыз.
Соңгы фотода: менә шундый урман үскән иде ул урында.
Афәрин, егетләр!!! Изге эшкә керештегез, Аллаһ Тәгалә куәт бирсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев