Каппельчылар чигенә
(«Гражданнар сугышы ялкыны безнең якларда» язмасының дәвамы)
29 август иртәсе белән аклар отряды Иске Шырдан авылына таба хәрәкәт итә башлый. Монда аларны 600 кешелек Петроград печатникларыннан торган кызыллар группировкасы каршы ала. Болар әле бер бәрелештә дә булмаган ярымхәрби оешма. Акларны күрү белән болар тәртипсез ату оештыра. Берникадәр вакыттан соң аларның патроннары бетә. Моны сизеп алган каппельчылар штыклы винтовкаларын алга таба чыгарып психик атакага күчә («Чапаев» фильмын искә төшерегез). Мондый басымны көтмәгән патронсыз кызыллар куркуларыннан паникага бирелеп, кирегә йөгерә башлый. Кайберләре аклар эзәрлекләвеннән качып Курочкино, Собакино, Улитино авылларына барып чыга (1970 елларда Собакино авылы янында туганнар каберлеге табыла). Кызылларның күпчелек сугышчылары Вязовойга таба кача һәм Иделдә торган пароходны кулга төшерә. Болар, судно капитанын корал белән янап, Түбән Новгородка таба борылырга мәҗбүр итәләр. Юрты авылы тирәсендә кызылларның 100 матросы һәм 300 кешелек йөкчеләр отряды оборона тота. Говядино авылы ягына каппельчыларның Спасск тан (Ходяш) икенче зур отряды якынлаша. Боларның разведка дозоры Троцкийның шоферын кулга төшерәләр. Ул акларга белгәннәрен сөйләп бирә. Вырыпаев отряды пушкасы Вязовойдан чыккан тагын ике бронепоездны шартлата. Капитан Хлебниковның пушкалар буенча яхшы белгечлеге шушында күренә инде. 3-4 километр ераклыктан атып, бронепоездга эләктерергә зур осталык таләп ителә. Ротмистр Корженко отряды Вязовой станциясеннән 1- 1,5 км ераклыкка килеп җитә. Алар чылбырча таралышып, кызыллар өстенә атакага күчә. Тегеләре менә-менә кирегә йөгерергә торалар. Менә шушы моментта инде бөтен сугыш эпопиясен үзгәртерлек хәл килеп чыга. Станция алдындагы кырдан, каппельчыларның күз алдында, һөҗүм итүче аклар ягына таба, зур биеклеккә күтәрелмичә генә большевик самолеты очып килә башлый. Аның штурвалы артында кызыл очучы Павлов була. Ул аклар янына килеп җитәрәк пулеметтан ут ача. Моны күргән каппельчылар куркуга төшә һәм кирегә таба кача башлый. Аклар сугыш моментын оттыра, хәлне кирегә борып булмады, диеп яза ротмистр Корженко. Бу көндезге 11ләр тирәсендә була. Каппельчыларның бөтен планнары җимерелә. Алар Ходяш авылына чигенә һәм исән калган гаскәриләр Зөя аша Иделгә чыгып, баржаларга утырып Самарага таба юл ала. Боларны беркем дә эзәрлекләми.
Рөстәм Сәйфуллин.
Түбән Урысбага
(Дәвамы бар).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев