Капкалары да, күңелләре дә ачык
Дөньяда бәхетле һәм дус гаиләдән дә көчлерәк берни юк.
Бу - яңа тормыш башы да, гүзәл нәселнең дәвамы да, гореф-гадәтләрне олылау да.
Авылыбызда матур, үрнәк, күп балалы гаиләләр бихисап. Аларның күбесе тормыш юлын сугыштан соң башлап, гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсен кайгыртып яшәүчеләр. Бүгенге язмам Күгәйнең иң үрнәк, Морза урамыннан Җәләлиевләр гаиләсе турында.
Туган балалар өйгә ямь өсти
Сугыштан кайткан Гариф абый, авылыбыз чибәре Оркыя апа белән тормыш корып җибәрә. Иң авыр елларда бер-бер артлы туган балалар, өйгә ямь генә өсти. Еллар уза тора, балалар үсеп, кул-аяк астына кереп, гаиләнең ярдәмчеләре була бара. 1951 елда туган беренче уллары Рафил үзеннән соң туган балаларга күз-колак булып, Күгәй сигезъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан елга техникумында, Новосибирск су транспорты инженерлары институтында белем алып, Көнбатыш Себергә эшкә җибәрелә. 20 елдан артык йөк ташучы суднолар капитаны булып эшли. Ул елларда Себердә барган газ-нефть чыгару комплекслары, яңа шәһәрләр, юллар төзелешләренә үзенең өлешен кертә. Авылыбыз чибәре, сыйныфташы Наилә апага өйләнеп, Төмән якларына юл тоталар. Ике бала үстереп, матур гаилә корып яшиләр, үзенең суднолар биләү предприятиесен оештырып, озак еллар аны җитәкли.
Икенче балалары Рәсимәне Буа ветеринария техникумында укытып чыгаргач, әти-әнисенең ерак җибәрәселәре килми. Әмма язмыш үзенекен итә, авылда эшләп йөргәннән соң ул да Төмән өлкәсенә китеп, кияүгә чыгып, шунда төпләнеп кала. Өченче уллары Равил абый ул вакытта бик абруйлы саналган Казанның 10нчы интернатында урта белем алып, төзелеш техникумын тәмамлап, лаеклы ялга чыкканчы төзүче булып эшли.
Ринат абый шулай ук 10нчы интернатта укып, Казан елга техникумын тәмамлый. Надым шәһәрендә пассажир теплоходы капитаны булып эшли, хәзерлаеклы ялга чыгып, Яшел Үзәндә гаиләсе белән яши. 1960 елда туган Марат, Төмән елга училищесында белем алып, Яңа Уренгой шәһәрендә күп еллар машина йөртүче булып эшли. Хәзер лаеклы ялда. Алсу белән Гөлсу Төмән медицина көллиятен тәмамлап, үз һөнәрләре буенча эшләп, Яшел Үзән, Казан шәһәрләрендә гаиләләре белән яши.
Сыйныфташым Гүзәл
Тулы гаиләдә үссәм дә, нәрсә ул тәрбия дигән сорауга җавап бирә алмас идем. Бала кечкенәдән әнисенең аш бүлмәсендә кайнаганын, гөлләр, үстерүен, әтисенең нәрсә дә булса төзәтүен, бергәләп кич утырып телевизор карау ларын, бер-берсенә җылы карашларын күреп үсәргә тиеш. Йорт эшләрендә булышып, әби-бабасына ярдәм итеп үскән бала ваемсыз булмый. Ул җаваплылык хисен тоярга өйрәнә. Бу юллар Гүзәл һәм аннан соң туган балалар турында.
Күгәй сигезъеллык мәктәбендә укыганда ук, өйдәге бөтен эш Гүзәл өстендә булды. Аңа мәктәптә идән юган әнисе, башкарасы эшләрне дәрес беткәнче үк әйтеп куя иде. Гүзәл ничекләр генә барысына да өлгергәндер: бәрәннәргә җылы булсын дип, кечкенә ызбага ягып җибәрәсе, аларга вак бәрәңге турап бирәсе, әле аннары Оркыя апага мәктәпкә идән юышырга йөгерәсе бар. Гариф абыйның сугышта алган каты яраларыннан, без 5нче класста укыган чакта, 53 яшендә бакыйлыкка күчкәнен мин бүгенгедәй хәтерлим. Нинди генә булса да, өйдә әти кеше булу, гаиләнең тормышын күпкә җиңеләйтә бит ул. Гүзәлнең авылда каласы ул чакта көн кебек ачык иде инде. Төрләмә бухгалтерлар эзерләү курсларын тәмамлап, Яшел Үзән заводларының берсендә эшләгәндә, Борындык егете Азат белән танышып, гаилә корып, районыбызның Рус Әҗәле авылында төпләнеп, матур гына яшиләр. Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату торуын аңлау өчен аның йорт-җиренә, каралты-курасына күз салу да җитә. Аларның бакчасына кышын-җәен килеп керсәң, әкият дөньясына эләккәндәй буласың. Алар кул кушырып утыруны белми. Атна саен кайтып балалары мәш килеп, ни дә булса эшли, ә Азат мал-туар һәм техника тирәсендә кайнаша, нәрсәдер төзәтә-ясый. Өйләренә килеп керсәң, ачык чырай, кайнар чәе белән киң күңелле хуҗабикә Гүзәл дустым каршылый. Хәзер заманы шулмы, ишек-капканы бикләп яши авыл халкы. Ә бу гаиләдә капкалары да, күңелләре дә һәрчак ачык.
Нигез учагын сүндерми
Гүзәлдән соң туган энесе Азат та, төп йортта иптәше Наҗия белән нигез учагын сүндерми.
Барлык туганнарны берләштерүче йортта абзар тутырып мал асраучы, булдыклы балалар үстергән, кайткан бөтен кунак ларны каршы алып, озатып калучылар – Азат белән Наҗия ул!
Унынчы бала булып туган Илсөяр дә, медицина көллиятен тәмамлап, Акъегет егете Фәнил белән гаилә корып, Яшел Үзәндә яшиләр. Сәмитовларның унгаң, чибәр кызлары Инзилә хәзер Казан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы.
Төпчекләре Алмаз педагогия институтын тәмамлап, Казан шәһәрендә гаиләсе белән яши.
Кызганычка, Оркыя апа белән Гариф абый безнең арада юк инде. Аларның дәвамы булып бүген – 11 бертуган гөрләтеп, дөнья көтеп, үз ләре сымак уңган, сәләтле балалар тәрбияләп, дәү әни һәм дәү әти булып, куанып яшиләр.
Иганәче Рафил
Бүген Рафил абый белән Наилә апа Җәләлиевләр яшәүнең мәгънәсен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып, гомер кичерә. Бар нәрсәләре дә җитеш, тормышлары түгәрәк. Гомумән, куелган максатларга ирешү өчен ныклы ихтыяр көче, үҗәтлек кирәк. Ә Рафил абый белән Наилә апаның икесенә дә хас бу сыйфатлар. Шуңа да авылыбызда уза торган бөтен чараларда иганәче – Рафил абый. Аннары авылга кергәндә бик матур стеланың барлыкка килүенә дә өлеш кертте ул. Авылыбыз уртасында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз исемлеген мәңгеләштерү мемориал тактасы – Ра фил абый идеясе һәм аның эше! Авылыбызның Аръяк урамында бик күп чыгымнар таләп иткән иске коены янарту да аның хезмәте! Нәтиҗәдә, авылыбыз уртасында балкып торган Җиңү паркы барлыкка килде. Наилә апаның Рафил абый идеяләрен хуп лап баруы, гаиләнең тотрыклыгына китерәдер диеп уйлыйм.
Менә шундый дус, ярдәмчел бу гаилә бөтен авылга үрнәк, булып, 50 ел бергә гомер итә. Бөтен кылган изгелекләрегез үзегезгә меңе белән кайтсын. Авылыбызның үткәнен тарихка кертеп калдыручы да, бүгенгесен изге эшләрегез белән танытучы да – сез Рафил абый! Бөтен авылдашлар исеменнән Аллаһыбызның рәхмәтләре сезгә!
Зөлфия Хәйруллина.
Күгәй
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев