Канда буыннарның кайтавазы изге гамәлләргә этәрә
– «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фондындыгы иҗтимагый хезмәтем белән төп эшем – «Акведук» төзелеш-проектлау оешмасын җитәкләүне бер-берсеннән аерып карый да алмыйм хәзер.
Алар шуның кадәр тыгыз бәйләнгән һәм икесе дә минем үзем сайлаган, үз өстемә алган максатым, – ди Бөтендөнья татар конгрессы делегаты, «Ел хатын-кызы» бәйгесе җиңүчесе, Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Асия Гобәйдуллина (рәсемдә).
Кече Шырдан фәрештәседер ул
– Мин монда 2014 елда эшли башладым. Кече Шырданның халкын яратсам да, анда барасы да килми иде: монда ауган киртәләр, янтайган йортлар, гомумән, кая карасаң да күңелсез күренеш, авыл бетүгә юнәлеш алган иде, – дип сөйли Олы Шырдан авыл җирлеге башлыгы Рәис Кәримов. – Ә хәзер карагыз, бирегә киләсе генә килеп тора, берничә ел эчендә күп эшләр башкарылды, авыл төзекләнде, әйтерсең бер бистәгә әйләнеп бара. Соңгы елларда моннан читкә китүчеләр юк, киресенчә, кайталар, ел саен бер яңа өй калка. Сатуга куелган буш йортлар тора иде, беркем ашкынып тормады алырга, ә хәзер алып бетереп баралар. Бөтен җирдә төзеклек, хәтта биредә яшәүчеләр үз йорт-җирләрен дә яңарта башлады, авылның гомуми йөзенә туры киләселәре, туристлар алдында матур күренәселәре килә. Үлеп барган авыл Асия ханым тырышлыгы белән яңа сулыш ала башлады. Гомумән, Кече Шырдан бетәргә тиеш түгел. Милләтебезнең мәгъ рифәтчесе Каюм Насыйри туып үскән авыл җир йөзеннән юкка чыкса, республика өчен дә кичермәслек зур югалту булыр иде. Инде хәзер мондый күңелсез уйларга биреләсе дә килми, авылны һәм аның белән бергә Каюм бабай мирасын торгызу буенча алга куелган планнарны тормышка ашыру эшләре барганда, бары тик матур киләчәк турында хыялланабыз. Асия Наилевна Гобәйдуллина туып үскән шушы авылының чын патриоты. Аның кулы белән биредә бик зур эшләр башкарылды. Кече Шырдан өчен аны кем дип әйтеп була инде? Фәрештәсе диптер, мөгаен.
Зур эшләрнең башы – һәйкәл
– 2014 елның көзе иде, авыл буйлап кай тып киләм шулай, томан дип әйтерлек, вак кына яңгыр сибәли. Мин һәйкәл янына тукталдым. Һәм, карап тордым да, 21нче гасырда мондый һәйкәл торырга тиешме инде, диеп уйладым. Безнең замандашлар өчен килешми торган. Әйтмим, 1960 елларда кызыл йолдызлы пирамида актуаль булгандыр, әмма безгә ул килешми иде инде. Кайттым да, Кече Шырданның гомуми халәтен тасвирлап, Президентка хат яздым. Ул әйләнеп, җирлек башлыгы Рәис Кәримовка кайтып җиткән, җавапны миңа ул бирде. Аның белән танышып, эшне тиз тотарга, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына яңа һәйкәл булдырырга кирәклеген аңладым. Казанга, эш урыныма китеп, архитекторлар белән эскиз ясадык. 2015 елның апрелендә, фундамент салачак урын тизрәк эреп бетсен диеп, карын көрәдек. Һәм 7 май көнне бик шатланып, тантаналы рәвештә аны халыкка тапшырдык. Шунда минем йөрәгемә бер күренеш уелып калды: авыл халкы әкрен генә һәйкәлгә чәчәкләрен салырга чират торды, һәрберсе гранит ташта уелган якыннарының исемнәре өстеннән бармаклары белән йөртеп, укыды, күзләреннән яшьләре килде. Якташларымның шундый реакциясен, башлаган эшебезне булдыра алуыбыз ны күреп, киләчәккә планнар корып хозурландым, – дип, ул көннәрне бүген дә бик дулкынланып, күз яшьләре белән хәтерендә яңартты Асия ханым Гобәйдуллина. – Шунда күңелемә каршылыклы хисләр тулды. Каюм Насыйри авылы бит бу, ничек инде аның сүнеп баруына күз йомып була, болай барса тарихта эзе дә калмаячак бит, дип, чынлап торып моңа юл куймас өчен ни дә булса эшләргә кирәклеген үземә максат итеп билгеләдем.
Максатлы эш – дәвамлы
Кече Шырдан татар халкының бөек мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның туган авылы һәм биредә аны искә алып, коръән ашлары уздыралар. Менә шундый мәҗлестә авыл кешесе Габдулла ага: «Ә тиздән мәчетнең бурасы да череп бетәчәк!» – дип әйтеп куя. Асия ханым әле ул вакытта Каюм бабай биографиясе, эшчәнлеге һәм яшәеше белән тирәнтен кызыксынмаган һәм 1901 елда аның акчасына салынган мәчет тарихын да, үзенең дә мәгърифәтченең нәсел буыны дәвамчысы булуын да белми. Ашта ишеткәнен күңеленә саклап куя һәм шул мәчетне авыл уртасына күчереп, яңартып салу максаты белән яна башлый. Аның бу изге планы тормышка аша: бүген Кече Шырдан авылы уртасында искиткеч мәһабәт, яңартылган, шул ук вакытта тарихи асылын җуймаган мәчет балкый. Шул ук ишегалдында яңа китапханә һәм музей белән тулы бер комплекс булып тора. Бераз гына читтәрәк, килгән туристларны, кунакларны тәмле үлән чәйләре, кунакчыл татар халык ризыклары, атаклы Шырдан катыгы белән сыйлау өчен чәй йорты калкып чыккан. Каюм Насыйриның үзе казыган коесы төзекләндерелгән һәм ул бүген дә шырданлыларны үзенең саф суы белән сөендерә. Авылның чишмәләре буралар эченә алынган, тирәләре матурланган, авылның Сабан туе мәйданында уңайлыклар булдырылган. Каюм Насыйрига багышланган истәлек ле таш урнаштырылган айлы ротонда янындагы эскәмияләр, ачылган гүзәл манзарага сокланып, ял итеп утырырга үзенә чакыра. Чикләре моңа кадәр космостан гына күренгән Изгеләр зираты тирәсе таш баганалар белән билгеләнгән, агачлар утыртылган һәм XIV-XV гасырларга караган борынгы каберлекләр икәнлеген күрсәтеп, аның тарихи урынын белгертеп торырлык монумент урнаштырылган. Болар Асия Наил кызы ярдәме белән булдырылган күзгә бәрелеп торган зур объектлар, зур эшләр. Әле күзгә күренмәгән ярдәмнәре бихисап аның.
«Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды һәм туристлар маршруты
– Менә сез, нигә бу эшкә тотындыгыз, дип сорыйсыз. Беренчедән, вакыты җитте дип әйтер идем. Кеше ниндидер бер яшькә җиткәч, моңа кадәр күрмәгәнне – күрә, уйламаганны уйлый башлый. Икенчедән, минем әти дә, әни дә Кече Шыр дан кешеләре һәм бүгенге көндә ике яклап та ун буын бабамнар исемнәре белән билгеле. Иван Грозный биредә 1640 елда халык санын алган һәм шул елдан без шәҗәрәбезне беләбез. Шушы борынгы тарихи авылда туып, үзеңнең геннарыңда, каныңда ун буын мәгъ лүматын саклыйсың икән, син ничек башкача булдыра аласың? Һөнәрем, эшчәнлегем буенча авылым өчен ни дә булса башкарырга хәлемнән килә икән, мин ничек итеп аларны эшләмим ди?! Вакыты җиткәч, һәрбер шәхес, бу болай булырга тиеш түгел, дип әйтә белергә һәм хәлне яхшы якка үзгәртү өчен ни дә булса эшләргә тиеш. Менә шунда нәтиҗә килеп чыга, – дип, фикерләре белән уртаклашты «Каюм Насыйриның туган җирен торгызу» фонды башкарма директоры Асия ханым Гобәйдуллина.
Әйе, әлеге фонд 2015 елның 25 августыннан рәсми рәвештә теркәлә һәм алар көче белән авылның үсеш концепциясе булдырыла. Шуның буенча ел саен билгеле эшләр: авылны торгызуга кагылышлы барлык нәрсәләрнең реконструкциясе, объектлар төзелеше башкарыла.
Җиде ел дәвамында барган Каюм Насыйри мирасын торгызу эшләренең тагын бер нәтиҗәсе бар, ул да булса Кече Шырданның «Шүрәледә кунакта» дигән исем астында туристлар маршрутына керүе. «Акведук» җаваплылыгы чикләнгән ширкәт җитәкчесе Асия Гобәйдуллина һәм аның фикердәшләре, ярдәмчеләре тырышлыгы белән хәзер бу авылны теләсә кемгә күрсәтерлек һәм туристларга кытлык юк диярлек. Хәтта чит илләрдән дә киләләр. Әле авылны торгызу буенча эшләрнең туктаганы юк, киләчәктә тагын да матур һәм җәлеп итәрлек булачак монда.
Асия ханымның киләчәккә планнары
Бүгенге көндә әлеге планнарның берсен – Кече Шырданда плотина (ул күпсанлы чишмәләр суы белән тулачак) төзүне тормышка ашыру буенча эшләр инде бара. Фонд бу эшкә Россия Президенты грантын откан, әмма ул сумма гына әлеге зур проектны башкарып чыгарга җитми. Хәленнән килгән кадәр авыл халкы һәм битараф булмаганнар да үз өлешен кертергә тырыша. Шушы язманы укучылар арасында да ярдәм итәргә теләүчеләр булса, рәхим итегез. Ярлары Каюм Насыйри язып калдырган 13 әкияти персонаж сыннары белән бизәлгән, килеп ял итү өчен барлык шартлары булдырылган, ятып ашарлык җир җиләге үскән искиткеч матур урынга су коенырга районыбызның әллә кайсы почмакларыннан да килерләр әле бирегә. Бу урын, әлбәттә, шулай ук туристлар маршрутына керәчәк.
– Авылга кирәк әйберләр бу плотина белән генә бетми әле. Безнең клуб бик иске – яңа клуб кирәк. Аннары, кайткан кунакларны урнаштыру өчен кунакханә кирәк. Тагын, әлеге «кирәк»ләр исемлегенең иң мөһиме дияр идем – ике Шыр дан арасына юл кирәк. Ике авыл арасында безнең Изге зират бит инде, күп кеше анда гыйбадәт, зыярәт кыла – менә шунда килүчеләргә юл булсын иде. Биш чакрым ара ул. Әле тагын бер хыялым бар икән, менә шул Изгеләр зиратын барлык мөселманнар килеп гыйбадәт кыла алырлык урын итеп әзерләргә, ә Кече Шырданны, бөек мәгърифәтче, милләтебезнең философы, күпкырлы шәхес, галим Каюм Насыйри туган җир буларак, барлык татарларны үзенә тартып торырлык «Мәккә-Мәдинә»се итәсе иде.
Без Асиягә бик рәхмәтле!»
Кече Шырданга килгәч, кем белән генә аралашсак та, Асия ханыма карата бары тик җылы сүзләр генә ишеттек. Үзе орчык кадәр генә, әмма тырышлыгы, үҗәтлеге, максатчанлыгы һәм булганлыгы әллә ничә кешегә җитәрлек авылдашлары Асия гә шырданлылар бик рәхмәтле.
– Асия булмаса һәйкәл дә булмас, мәчет шулай череп беткән булыр иде. Без авылыбыз белән аңа рәхмәтле. Тирә-як авыллар да «ярый да сезнең Асиягез бар» дип, бездә андый кеше булганга көнләшәләр дә дип әйтик инде, – диде, мәчет каршында гына яшәүче Фәрит абый Мозаффаров.
Көтү каршыларга чыккан хатын-кызлар фикерен дә белеп алырга булдык һәм алардан да шундый ук сүзләр ишеттек:
– Урамнарны агачлар баскан иде, аларны чистарттырды, менә хәзер дөньялар ачылып китте, авылның теге башы да, бу башы да күренә. Хәзер һәр кешенең үз йортын, үзенең тирә-ягын да матур итеп күрсәтәсе килә, – ди Фагыйлә Бәдретдинова. Аңа туганы Халидә апа да кушылды:
– Авыл беткән иде инде, беткән иде... Хәзер бик әйбәт, сөбеһанАллаһ, аякка бастырды. Без Асиядән бик канәгать, эшләсен генә, сау-сәламәт булсын!
Хезмәтнең нәтиҗәсен тою – зур бүләк
Асия Гобәйдуллина өчен авылдашларыннан шундый сүзләр ишетү, җылы мөнәсәбәтләрен, хөрмәтләрен тою – башкарган эшләре өчен иң зур бүләк һәм бернигә дә алыштырмаслык кыйммәтле хисләрдер.
Саный китсәң, андый «Асия»ләр һәр авылда бар. Әмма Кече Шырданнан Гобәйдуллина Асия кебек каян чыкканын, кайсы милләт, нинди нәсел дәвамчысы һәм иң мөһиме зур хәрефтән КЕШЕ булуын тирәнтен аңлап, өстенә зур җаваплылык алырга җөрьәт иткәннәре бармак белән санарлык. Бу гүзәл зат та бабасы Каюм Насыйров кебектарихка күркәм гамәлләре белән кереп калачак һәм киләчәк буыннар күңелендә сакланачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев