Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Камил Каюмов республика чемпионатында җиңүче

5нче гимназиянең IX сыйныф укучысы Камил Каюмов «Абилимпикс» инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VII Милли чемпионатның республика этабында җиңү яулап кайтты.

Ярышларда катнашучыларның яше – 14 яшьтән 65 яшькә кадәр. Алар өч категориядә чыгыш ясый: мәктәп укучылары, студентлар, һәм белгечләр.
«Абилимпикс» хәрәкәтенең төп бурычы – уңышлы со циаль ләштерү, һөнәреңне тормышка ашыру һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган гражданнарны эшкә урнаштыру, төбәк чемпионаты кысаларында үз һөнәри осталыкларын күрсәтү. пешекче, маляр, зәркән эше, ландшафт дизайны, электромонтаж, шулай ук яңа, перспективалы – фермерлык, флористика һәм башка һөнәр ияләре тәкъдим ителгән.

Мәктәп укучылары арасында 21 кеше көч сынаша һәм Камил лаеклы төстә «Документлар бе лән тәэмин итү ида рәсе һәм архив белеме» категориясендә II урынны яулый.

– В.П. Лушников исемендәге «Казан» нефть химиясе көллияте белән гимназия арасында челтәрле килешү төзелде. Һәм чемпионат әлеге бәйге базасында узды. Ни өчен Камил, чөнки ул тырыш, үҗәт һәм үз дигәненә ирешә торган егет. Чемпионатка аны әзерләү бурычы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Данчинага йөкләнде. Һәм алар үзләрен лаеклы итеп күрсәтә алды, – дип сөйли 5нче гимназиянең укыту эшләре буенча директор урынбасары Зөлфирә Сәләхова.

Егетләр дигәч тә, аларның берничек тә кәгазь, документация белән язу-сызуын түгел, техника белән җенләнүен күз алдына китерәбез. Ә Камил, киресенчә, чемпионатта бирелгән өч модульне дә, ягъни биремне төгәл үтәп чыга.

– Укытучым Эльмира Ирековна барысын да аңла еш лы итеп җит керде. Мин грамоталы язарга, компьютер технологияләрен белергә тиеш идем. Өстәмә белемне онлайн рәвештә интернеттан да өйрәндем. Без көтелмәгән төрле хәлләрдән чыгу юлын табарга һәм дөрес итеп документ тутыра белергә тиеш булдык. Мәсәлән, мин генераль директор буларак зур бер бинада конференцияләр залын арендаларга телим, нишләргә? Өченче модульдә, эшне архивлау биреме йөкләнде. Белгән белемнәремә таянып эш иттем һәм җиңү яулаганмын икән, укытучыларыма, гимназия коллективына, сыйныф җитәкчем Фәнүзә Измәгыйлевага һәм миңа ышанган әти-әниемә чиксез рәхмәтлемен, – дип сөйли Камил.

ТР мәгариф һәм фән минис тры Илсур Һадиуллин имзалаган диплом, көмеш медальне гимназиягә алып килеп тапшыр дылар. Бу зур бүләк Камилгә IX сыйныфтан соң «Казан» нефть химиясе көллиятенә укырга кергәндә ташламалар бирә. Камилнең әле, аз гына булса да, уйларга вакыты бар. Без исә аңа якты киләчәк һәм хыялларының тормышка ашуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев