Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Камил һәр яктан да камил

Мәчет иманлы имамы булуы белән кыйммәт

Арабызда тыйнак кына яшәп, күп кенә эшләр башкаручылар бар.
Бүгенге сүзем авылдашым Камил Зәйнуллин турында.


Камил безнең Зур Өтәк авы­лында туып-үскән егет. 1981 елны мәктәпнең сигезенче сыйныфын тәмамлап, Яшел Үзән шәһәрендәге 25нче СПТУда столяр һөнәрлеге алып чыга. Аннан соң Совет армиясе сафларында хезмәт итеп кайта. Яшел Үзәндә үзләштергән һөнәре буенча эшкә урнашып, шәһәр кешесе булып китә. Әмма аны алда зур сынаулар көткән икән.


Авылда, төп йортта абыйсы Фәрит, Мулла Иле кызы Мәдинәгә өйләнеп, матур гына яшәп ятканда йорт-җирләре кара күмергә әйләнеп янып китә. Өч бертуган: Фәрит, Камил, Дамир колхоз һәм авыл халкы булышлыгы белән яңа йорт күтәрә. Уңган Мәдинәгә дә, бертуганы Фәриткә дә эш җитәрлек була. Бик күп көч куеп торгыза алар нигезне. Шул зур, күркәм өйдә озак озын гомер итәргә насыйп булмый хуҗаларга. Көтмәгәндә, 2003 елның декабрендә ике бала әнисе Мәдинә вафат була. Ялгызлыкны бик авыр кичерә Фәрит, ул да җиде айдан соң бакыйлык­ка күчә. Бу вакытта аларның уллары Илнарга – 12, кызларына 10 яшь була. Беркемнең дә бу ике баланы ятимнәр йортына җибәрәсе килми. Ул чагында олы йөрәкле Камил эшен ташлап, шәһәрне калдырып, төп йортка кайтып, ике баланы үз канаты астына – опекунлыкка ала. Өйләнү, башлы-күзле булу планы да артка чигерелә.


Тату гына гомер итә башлыйлар, боеккан балаларның күңелләре дә күтәрелә. Камил аларны хезмәткә дә өйрәтә, дәресләрне дә бергә хәзерлиләр. Камил абыйлары аларга ялгыш кына тавышын күтәрми, кычкырмый, тыныч кына аңлата. Ул үзен аларга үрнәк итеп күрсәтә белә. Балалар аны күз карашыннан аңларга өйрәнә, абыйлары да балаларның ни әйтергә теләгәнен сүзсез төшенә.
Еллар үтә, балалар бер-бер артлы мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, югары уку йортларын сайлады. Илнар Казан Аграр авыл хуҗалыгы университетын тәмамлап, инженер белгечлеге алды, Эльмира исемле кызга өйләнеп, ике ул үстерәләр. Гөлназ Казан Федераль университетын тәмамлап, педагог-укытучы булды. Ул хәзер гаиләсе белән Түбән Кама шәһәрендә яши, өч кыз үстерәләр.
Камил үзе балалар үс­кәндә үк сыер, бозаулар ас­рады, бакча тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен утырт­ты. Хәзер дә маллар күп асрый. Кайсы елны 15-18әр баш була.


Балалар өйдән үсеп чыгып китүгә, картаеп, үзе генә яши алмый башлаган, әтисенең ...

 

Дәвамын газетабызның 3 февраль саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X