Кала дип ашкынса да, авыл үзенә тарта: Яшел Үзәндә төпләнгән кыз Юынчыга кайта
Язмыш дигәннәре бик кызык нәрсә бит ул, син бер төрле фаразлыйсың, ә ул икенчегә, бөтенләй син уйламаган якка бора да куя. Олы Шырдан кызы Зөмәрә апа Хәйруллинаның да хыяллары зурдан була, күңеле белән калага ашкына ул...
9-10нчы класста укуын дәвам итү максаты кызны Яшел Үзәннең 5нче мәктәбенә алып килә. Туган йорттан аерылып, кеше фатирында яшәүче үсмергә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Әмма ул, бирешми, тырышып укый. Класс җитәкчесе, математика укытучысы Мәрзия Шәйхетдиновна да бик көчле педагог була. Инде 10ны тәмамлап, имтиханнар бирәм дип, хыялланып йөргән кыз чирли башлый. Линейка вакытында аңын югалтып егылган Зөмәрәне хастаханәгә алып китәләр. Төгәл диагноз да куелмый, бары артык арыганлык нәтиҗәсе дип, ике атна дәвалыйлар. Аннан мәктәпкә бармый. Классташлары имтиханнар тапшырганга күрә, аңа авылга кайтып китүдән башка юл калмый. Фермада эшли башлый, әмма шәһәр үзенә тарта.
Ятып калганчы, атып кал, дип, Зөмәрә апа тәвәккәлләргә була. Яшел Үзәннең 22нче училищесына кереп, штукатур-маляр һөнәрен үзләштерә һәм Серго исемендәге заводның 14нче цехына эшкә урнаша, тулай торакта яши. Укытучысы Мәрзия Шәйхетдиновна кызны: «Фатир да алдым, үземдә яшәрсең, әрәм булма, укып бетер», – дип бик кыстый. Әмма бер вакыт узгач, кире мәктәпкә кайтасы килми. Бәлки шулай кирәк тә булгандыр…
– Бервакыт безне Акъегет авылына командировкага эшкә җибәрделәр. Идарә йортын салырга кайттык. Менә шунда Юынчы егете, прораб Гусман белән таныштым. Ул елны янәшәдә клуб бинасы да төзелде. Төскә-биткә матур иде, чаялыгы белән дә җәлеп иткәндер. Кушаматы да «прораб» иде бит. Шулай итеп, 1972 елны Юынчыга килен булып төштем. Ирем гаилә җанлы иде, булсын дип тырышты, тапты. 4 бала тәрбияләп үстердек. Тик иңне-иңгә куеп 30 ел гына яшәп калдык. Каты авырудан соң, 2003 елның гыйнварында бакыйлыкка күчте, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Шулай итеп, шәһәрләштем дигәндә генә, язмам героена авылга кайтып төпләнергә туры килә. Үз һөнәре буенча эшли башлый. Тирә-күрше авыл фермаларын агарталар, штукатурлыйлар, яңарталар. Аннан Зөмәрә Хәйруллина сөт җыючы булып урнаша. Бу өлкәдә озак еллар хезмәт куярга туры килә үзенә.
– Дүрт бала тәрбияләп үстерсәм дә, бер генә көн дә эштән калган кеше түгел мин. 26 ел буе халыктан сөт җыйдым. Аны Албаба сөт заводына илтә идек, юлсызлык, техника төзексезлеге үзәкләргә үтте. Берсендә трактор безне арбада калдырып китеп барды. Кычкырып та карыйбыз, юк инде, Бакырчыны узгач кына безнең юклыкны күргән. Таудан төшеп киткәннәрдер дип, бик кайгырган. Менә шундый хәлләр дә булгалады. Һәр хуҗалыкта сыер, әби-бабайлар да тота иде бит. Хәзер генә рәхәткә чыктык. Без каенаналар белән өч ел гына яшәдек, төп йорттан аерылып чыктык. Яши-яши өйне зурайттык. Каената сугыш ветераны иде, озак яшәмәде. Сугыш газапларын күп кичергән. Тоткында булып, каткан бәрәңге кабыгын да ашарга ярамаганлыгы турындагы хатирәләрен сөйләгәне истә калган.
Шәһәргә ашкынган кызның авылга кайтуына үкенгән, «эх» дигән чаклары булдымы икән соң? Язмам героеннан шул хакта күңел кылларын тартырга тырышам.
Язманың дәвамын газетабызның №13 (4 апрель, 2025 ел) санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев