Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Каюмовлар: «Исәнлек булганда эш берни түгел»

Авыл җирендә булсын дип тырышып, үзләренә ниндидер шөгыль табып хезмәт белән тормыш йөген тартучылар миндә һәрвакыт соклану хисләре уята.

Андыйлар ничек тә дөньяларын җитешрәк алып барырга, матуррак яшәргә, балаларына да якты киләчәк бирергә омтыла диимме соң?! Әлбәттә, кул кушырып утыручыларга «мә» дип китереп бирмиләр. Тәгәрмәчтәге тиен кебек чапсаң гына, барлыкта, муллыкта яшәргә була.

Тел төбемнән аңлаган сыз дыр инде, сүзем Карагуҗа авылында яшәүче Рушания һәм Наил Каюмовлар гаиләсе турында. Инде лаеклы ялда булсалар да, җир җимертеп эшләп, хезмәтләреннән тәм табып яши алар. Безне дә августның матур бер көнендә умарталыкларында каршы алдылар. Авылдан әллә ни ерак түгел, табигать кочагында, искиткеч матур урында урнашкан ул. Ике ел элек пай җирләрен сатып алалар, барысы 12 гектар тәшкил итә, печән дә үстерәләр.
– Элек безнең умарталарыбыз бакчада гына иде. Һәм бу шөгыль буыннан буынга, миңа әтидән күчкән. Сельхозхимиядә эшләгән чакта оялар саны әллә ни күп түгел иде. Аннан училищега укытырга күчтем һәм акрынлап оялар саны да артты. Балаларыбыз үсте, оныкларыбыз бар. Шуңа да биредә урын алып, эшебезне җәелдеререгә булдык. Аннан тирә-күршеләргә дә кыенлык тудырасы килмәде. Хәер, без алардан моңа кадәр дә бернинди канәгатьсезлек ишетмәдек. Оялар санына килгәндә, шул, 40-80ләп булды. Менә биредә 70 оя. Өй янында да берничә бар. Быел уңыш Аллаһка шөкер итәрлек, без моның кадәр бал алырбыз дип хыялланмадык та. Җәй башы салкын булгач, борчылган идек. Шуңа да үзем, умартага бал җыйсыннар дип, тирә-юньгә фацелия чәчәген чәчтем. Балыбыз ны бик яратып алалар, кайчак җитми дә кала. Гел алган кеше ел да ала, – дип сөйли Наил абый.
– Чын балны ялганыннан ничек аерырга соң? Бәлки сезнең үз серегез бардыр?
– Иң гади ысул – кабып карау. Тамак әчетә икән, чын бал. Аннан, кристалланып куерган балдан да белеп була, ул катлам-катлам булып, җыелып тормаска тиеш. Чын бал утырырга тиеш, шулай ук агызганда күбекләнеп, матур булып өелеп менә.
Умарта оялары янына кергәнче, кечерәк кенә бер өй күзгә ташланды. Баксаң, бу апидомик дип аталган урын икән. Апидомик – югары эмоциональ стресс кичергән, эш сәләте кимегән, кыскасы, арыган кешеләргә ял итү һәм иммунитетны арттыру өчен идеаль урын. Монда кереп ятасың, теләгең булса йоклыйсың, ә умарталар сезгә көч бирә һәм бу урын антибактериаль эффектка да ия. Мондагы хуш исне газета аша укучыларыбызга да җиткерәсе иде дә... Кызыксынып: «Үзегезнең кереп ятканыгыз бармы соң?» – дигән соравыбызга, икесе дә елмаеп баш кына селкеде. Авыл кешесе ял да итә белсә икән ул!
– Заманында сыер да, үгезләр дә асрадык, хәтта сасы көзән, кондыз, ак төлке дә үрчеттек, бер дә зоопарктан ким булмады. Наил урындыклар, гөл кую өчен махсус җайланмалар да ясый иде әле, кулы алтын аның. Йөк машинасы алып, читкә дә йөрде. Кыскасы, тик утырган булмады. Үзем 22 ел почтада начальник булып эшләдем, авырып китү сәбәп ле китәргә мәҗбүр булдым. Соңрак мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чык тым. Авыруларны ирем дә, мин дә җитәрлек кичердек. Шуңа күрә исәнлек булганда эшләү берни түгел, Аллаһка шөкер итеп яшибез, – дип сөйли Рушания апа.
Рушания апа белән Наил абый икесе дә Карагуҗа авылыннан, сөйгән ярларын читтән күзләп, вакыт уздырмаганнар. 9нчы сыйныфта укыганда ике ай, өйләнешер алдыннан ике ай очрашканнар да, вәссаләм, кавышканнар. Менә шулай да була икән ул. Чөнки 10 классны бетергәч Рушания апа Казанга китә, кайтып йөргән арада күрешәләр дә, 50 градуслы салкын кышта каенана, каенаталы йортка килен булып төшә ул. Һәм бик матур, тату гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, олысы Илнур МЧСта эшли. Әле 4-5 ел элек кенә гаиләсе белән туган авылына кайтып төп ләнгән, йорт салып чык каннар. «Шәһәрдә бер көн дә торасым килми», – дип әйтә икән. Күп ләп кәҗәләр асрыйлар. Икенче юлы Карагуҗага сугылгач, алар турында да язмый булмас әле дип, мыегыбызга чорнап куйдык. Кызлары Алсу Казан республика клиника хас таханәсе поликлиникасында шәфкать туташы. Ильяс шулай ук Казанда яши. Барысының да үз гаиләсе, бүген инде онык лар «әби-бабай» дип өзелеп тора. «Ике киленебез дә, киявебез дә бик әйбәтләр, «әти-әни» дип кенә торалар. Без аларга кысылмыйбыз, үз тормышлары, бәхетле генә яшәсеннәр», – ди Рушания апа.
Умарталык янында җыйнак кына беседка урнашкан, биредә бөтен гаилә җыелып, октябрь аенда биш туган көнне бәйрәм итәчәкләр. Гел шулай гаилә бәйрәмнәрен бергә уздыру аларның күркәм традицияләре. Киләчәктә дә гаилә җылысын саклап, тапкан малыгызның рәхәтен күреп, тигезлектә озак еллар яшәргә насыйп булсын сезгә, Каюмовлар. Бүгенгедәй бер-берегезгә терәк һәм кирәк булып гомер итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев