Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

КАЮМ НАСЫЙРИ -МӘҢГЕГӘ БЕЗНЕҢ КҮҢЕЛЛӘРДӘ

Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә әнә шулай дип атала иде.

Без монда нәсер конкурсында җиңүчеләрне дә билгеләп үттек һәм "минем өчен кем ул Каюм Насыйри" дигән сорауга җавап та эзләдек һәм күңелләрдә йөрткән фикерләрне башкалар белән дә уртаклаштык. 

Бүген сезнең белән кичәдә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашасыбыз килде, берничә фото куябыз. Шунысы гына бераз күңелгә тиде - кичәдә Каюм Насыйриның чын авылдашлары бик аз иде. Ярый әле Олы Шырдан халкы бар, алар ел да Каюм Насыйрины зурлап, хөрмәт итеп, шушындый чараларга җыела. Ахырдан бергәләшеп Каюм Насыйри шифалы үзлекләрен язып калдырган үлән чәйләре белән сыйландык. 

 

Кунакларга мул табын әзерләгән Саимә Сөйләмановна һәм Резедә Әнәсовнага зур рәхәт.

 

Чыганак: Туган авылым - Кече Шырдан Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев