Каюм исеменә тап төшермәгән
Икенче Бөек Ватан сугышында катнашкан күренекле якташларыбыз турында язуны дәвам итеп, бу юлы Каюм Сабир улы Сабировка тукталып узыйк.
Гадәттә, шундый якташларны безгә эзтабар Рәхимулла Гарифуллин тәкъдим итә. Каюм Сабир улына быел 15 ноябрьдә 100 ел тулган. Күбебез аның кем икәнен дә белми.
Каюм Сабиров – тел галиме, филология фәннәре кандидаты. СССР Фәннәр Академиясенең тел, әдә бият һәм тарих институтында эшләгән. Ул пунктуация, лексикология, морфология, синтаксис һәм татар теле тарихы өл кәсендә бихисап тикшеренүләр авторы да булып тора. Кыс касы, аның тел үсешенә керткән хезмәтен бәяләп бетергесез. Тел фәне беренче карашка бик җиңел кебек тоелса да, ул – искиткеч күпкырлы һәм катлаулы. Анда математикадагы кебек кушып-алып та, тапкырлап һәм бүлеп тә булмый, аерым формулалары да юк. Дөрес, кагыйдәләре бар, анысын Каюм Сабиров кебек галимнәр өйрәнгән һәм кагыйдәләр белән тулыландырган, телебезне матурлауга, хаталарсыз язарга һәм укырга, тыныш билгеләрен кая куярга өйрәткән.
Каюм Сабиров 1922 ел ның 15 ноябрендә Юдино районының Бишнә авылында туган. Сугышка 1941 елда ук алынган. Белоруссия фронтында артиллерия полкының дивизион штабы начальнигы булган. ВКП(б) әгъзасы. Өлкән лейтенант. Ул 1943 елда Кызыл Йолдыз ордены, 1944 елда II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм 1945 елда I дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Сугыштан соңгы тормышы аның гел фән, фәнни эшләр һәм төрле тик шеренүләргә бәйле. Мә сә лән, аның «Татар теле лексикологиясе» эше вуз лар өчен татар һәм рус тел ләрендәге «Заманча татар әдәби теле» дәреслегенә бүлекчә буларак кертелгән. 1958 елда чыккан «Рус-татар сүзлеге»нең автордашы да булып тора. 1959 елда В.Н.Хангильдинның «Татар теле грамматикасы», 70нче елларда «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» өч томлыгы кебек фундаменталь эшләрнең фәнни редакторы булган.
Каюм Сабировның «Татар теленең тыныш билгеләре», «Татар телен дә тыныш билгеләре кагыйдәләре» кебек хезмәтләре аеруча югары бәяләнә һәм бүгенге көндә дә үз актуальлеген югалтмый.
Бик кызганыч, бу галим 1979 елда 57 яшендә вафат була. Әгәр дә озаграк яшәсә, фәнгә, телебезгә әле бик күп файдасы тигән, тирән эчтәлекле эшләр калдырган булыр иде. Чөнки тел фәнен дә даими өйрәнеп, заман белән яраклаштырып һәм сүзлекләрне дә яңартып торырга кирәк.
Каюм Сабиров 57 генә ел яшәп, шуларның биш елын сугышта уздырса да, аннан соңгы чорында халкы өчен тирән эз калдырып киткән. Күренекле якташларыбыз белән горурланудан тыш, алардан үрнәк тә алыйк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев