Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кайчан гына барма, авылыбыз медпункт ишегендә бозау башы кадәрле йозак

Исәнмесез, кызлар.

Гомергә кеше яманлаганым булмады, бу юлы да чарасызлыктан гына шалтыратыр­га булдым. Үзем олы яшьтә булгач, табибларга даими мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Соңгы араларда гел шушындый күренешкә тап булам, кайчан гына барма, авылыбыз медпункт ишегендә бозау башы кадәрле йозак һәм язу куелган була. Фельдшерыбыз район үзәгенә киткән, йә тагын кая да булса.

Медпункттан өем дә ерак, авылның түбән очыннан югары очка менәсе. Көн аралаш шушындый хәлгә тап булганга гына эчем поша, кайчан да булса эшләрме икән ул безнең медпункт дигәннәре?! Бер үзе генә булгач, аны да аңлыйм, өлгерә алмыйдыр, тик эш вакытында эштә булу мәҗбүри түгелме икәнни соң ул хәзерге заманда?

Без олылар ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче, Аллаһ сакласын, җантәслим кылырга да мөмкинбез. Шул вакытта авылның шәфкать туташы гына ярдәм итсә инде дип өметләнәбез. Тик ул янә эш урынында түгел шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X