Кадрилә Рәхмәтуллина: «Тормыш авыр булса да, белем алу теләге көчле иде»
Бүгенге язмам герое сөйләгәнне сәгатьләр буе йотлыгып тыңларга була. Үткән тормышын энәсеннән җебенә кадәр белә, елына, көненә тикле. Вәт хәтер, дип сокландык. Без – яшьләр, бу яктан күпкә калышабыз шул.
Әле июль аенда гына күркәм юбилеен – 80 яшьлеген билгеләп үткән Кадрилә апа Рәхмәтуллина янында кунакта без. Сүзен сүзгә энҗе кебек тезеп сөйләве юкка түгел, әлбәттә. Авылның хөрмәтле ветеран укытучысы ул, 39 елдан артык балаларга белем биргән мөгаллимә!
Мулла Илендә туып, гомеремне дә туган авылымда уздыруым белән бәхетлемен. Әти-әниләрем гади колхозчылар иде.
1959 елда 7нче сыйныфны тәмамладым. Укуны дәвам итәргә мөмкинлек булмагач, колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр идем, – дип сөйли башлады Кадрилә апа. – Буем бик бәләкәй, шулай булса да, икмәк тутырырга чакырдылар. Бу җәй шулай үтте, Норлат мәктәбенә бара алмадым.
Дөресен генә әйткәндә, өс-киемнәре алырга да чамабыз юк иде. Икенче елның көзендә сыйныф җитәкчем Вәгыйзә апа Кәлимуллина, яхшы укучы булганга мине кызганып, 8гә укырга барырга өндәде. Ул елны Мулла Иле мәктәбе 8 еллык итеп үзгәртеп корылды. Мин Вәгыйзә апага шуның кадәр рәхмәтлемен, ике атнага бер шимбә көнне Волжск шәһәренә сөт сатарга җибәрә иде. Шулай, аз булса да сәүдә итеп, тормышны җиңеләйттек. Уку елын әйбәт тәмамладым, тик Норлатта дәвам итәргә тагын мөмкинлек юк. Абый белән фермада тирес түктем. Әлфия апа Хәйруллина колхоз идарәсенә язу-сызуда булышырга да чакырды. Аннан, ул чорда чигү бик модага кергән иде. Бушаган вакытымда энәмне кулдан төшермәдем. Җәймә чигеп, акча эшләдем. Тормыш алып бару өчен бу шөгылем дә бик кулай иде.
Әнисе авыргач, таякның юан башы балаларга төшә. Хәер, бу чор кешеләренең балачагы булдымы икән?! Кадрилә апа бәхетенә Мулла Илендә кичке мәктәп ачыла. Яраткан укытучысы кабат өйләренә килә. Урта мәктәпне тәмамласаң, юллар ачылачак дип, кызга канат куя.
Беренче генә уку елы булганга, үзеннән күпкә олырак авылдашлары белән белем алырга туры килә. Дәреслеккә кытлык, тарих укытучысы берничә көн рәттән сорап, теманы белмәгәнгә, кызга «2»ле куя. Гел яхшы билгеләр алган кыз өчен бу башка сыймаслык була. Сыйныфташы Хәлимәдән китап алып, тарихны ныклап өйрәнә. Ниһаять, көткән билгесен – «5»лене ала. Ничә дистә еллар элек булган тарих дәресе Кадрилә апаның күңелендә менә шулай бүгенгедәй ачык саклана. 9ны тәмамлап, язын бәрәңге бакчасын казып яткан мәле була. Мәктәптән техничка Гайшә апа Зәбирова килеп керә. Директор Гарифҗан абый чакыра икән.
Интернатка тәрбияче кирәк була. Бик теләп ризалаштым. 1962 елның 11 маенда беренче тапкыр эшкә чыктым. Миннән ике генә яшькә кечерәк булган малайлар-кызлар шактый шуклар иде.
– Ул чорда үзешчән сәнгать бик көчле булды. Гел театр-концертлар куйдык. 22 яшемдә тормышка чыктым. Авылыбызның чибәр егете Кәбир иде ул. Концерт куеп йөргәндә таныштык, ике еллап очрашып йөргәч кенә, кавыштык, – ди Кадрилә апа.
Китапханәче, лаборант, өлкән пионервожатый... Кайсы гына юнәлештә хезмәт куймасын, ул һәммәсен дә җиренә җиткереп, намус белән башкара.
(Кыскартып бирелде)
Язманы тулысы белән газетабызның №32 (15 август, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Илсөя Садыйкова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев