Кадрия Гарәфетдинова: «Мин 42 ел кунакта»
Ел саен Олы Ачасырның халык җыеннарында тәмле ризыкларын әзерләп күргәзмәдә тәкъдим итүче, камыр ашларын пешереп, авылдашларына табыннар әзерләргә булышучы, «Су анасы» фильмын төшерергә зур ярдәм күрсәтүче ул бүгенге язмам герое. Кулыннан килмәгән эше юк, тормыш сынауларына бирешми, гөрләтеп, үзе салган сукмактан тайпылмый язмыш йомгагын сүтә Кадрия апа Гарәфетдинова.
«Шәһәр кызы булган идем, авыл үзенә тартты»
Татар Танае авылында беренче бала булып дөньяга килә ул. 1975 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, Яшел Үзәнгә юл тота. Сергоның 22нче училищесында ике ел укыгач, заводта зыянлы цехта 8 ел эшли.

– Шәһәр кызы булган идем инде. Без яшәгән тулай торакка әбисе янына Фирдүс килеп йөрде. Мин аны беренче тапкыр шунда очраттым. Фирдүс шулай ук шәһәрдә иде, әтисе үлгәч, бер көн дә эшләмәде, әнисе янына авылга кайтып китте. Мин исә Олы Ачасырга кунакка дип кенә кайткан идем, менә 42 ел кунакта! 13 ай очрашып йөргәннән соң, гаилә кордык. Әнигә авылга кияүгә чыгам дигәч: «Син авылда да югалып калмыйсың ла!» – дип җавап кайтарганы хәтердә. Кая инде ул югалып калу! Өч бала таптым, фермада эшләдем. Каенанам Рабига бик әйбәт
кеше иде, балаларны ул тәрбияләде. Без гел эштә булдык. Тик парлы гомеребез генә озын булмады. 27 ел гына бәхетле яшәп калдык. Октябрьнең 13е иде бу. Комплекска эшкә барганда йөрәге тотып алды. Аның бит инвалидлыгы бар иде. Ул чакта улыбыз өйләнгән, ә ике кызның институтта укыган чагы. Аларга ярдәм кирәк дип эшкә чыкты. Авырый-авырый эшләде, балалар дип яшәде. Ул бакыйлыкка күчкәч, бер елда олы кыз – Башкортстан, кечесе Бәчек егетенә кияүгә чыкты. Балаларымны каенанам үстерсә, миңа оныкларны карашырга туры килде.
Тормышымның җимешләре – җидәү, өлгерә алмаганда шәһәргә барып йөрим. Авылга кайткач 27 ел фермада эшләдем. 50 яшемдә социаль хезмәткәр булып урнаштым. Әбиләр каравыма 15 ел була. Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә, әмма бирешергә хакым юк иде, – дип сөйли Кадрия апа.

«70 көн мунчада яшәдем»
Язмам башында әйткән идем инде, Кадрия апа йортында «Су анасы» дип исемләнгән татарча әкияти фильм төшерелде. Авыл күленнән ерак түгел, бик матур урында урнашкан җыйнак кына өй ул. Фильм караган кешеләр күргәндер. Әйтүе генә ансат, ике айдан артык чит кешеләр белән мәш килеп яшәп кара әле син!
– Ник безнең йортта дисез, чөнки мин күндәм бит, күпер ясаучыларны да 4 ай ашаттым. Ә фильм 70 көн төшерелде, 70 көн мунча чоланында яшәдем. Өйгә керерлек түгел иде. Йокы бүлмәсен икегә бүлделәр. Үзләренә ничек кирәк, шулай җайладылар. Көн-төн йокламадык, чөнки төнге икедә дә күл буена төшеп команданы ашатырга туры килгән чаклар булды. Юк, бер авырлыгын да күрмәдем, бары өй тулы кеше булгач, балалар гына кайта алмады. Шуңа да фильм төшерүчеләргә бәрәңгемне дә алырга туры килде, хәтта (көлә). Кунакларыбыз аеруча кыстыбый, кош теле, казанда пешкән боткаларны һәм бөтен төр ризыкларыбызны мактап, яратып ашады. Кино чыккач Казанга чакырдылар, гөбәдияләр пешереп бардым. Ә фильмны бик дулкынланып карадым. Һәм ул миңа җитеп тә бетмәде, чөнки шуның кадәр зур хезмәт, безгә карап утыруы гына җиңел икән ул. Ә кадр артында ниләр майтарылуын яхшы беләм хәзер. Әле дә актерларны очратсам, якын туганымны күргәндәй булам, – дип фикерләре белән уртаклашты Кадрия Гарәфетдинова.

Аш-суга осталык әнисеннән күчкән
Кадрия апа Гарәфетдинова пешергән камыр ризыклары телеңне йотарлык. Гади генә кабартманы алыйк. Аның кебек күпертеп, кәртинкәдәге сыман пешерүче бармы икән?! Аш-суга осталык Әминә әнисеннән күчкән. Татар Танаенда халыкка мәҗлесләрдә пешеренергә йөри торган була ул. 93 яшенә кадәр гомер итә. Кадрия апа үзе дә, ярдәм кирәк дисәләр, баш тартмый. «Олы Ачасырда кайсы йортта пешермәгән икән дип уйладым әле, бар, тик аз», – ди ул.
(Кыскартып бирелде)
Язманы тулаем газетабызның №20 (23 май, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев