Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Кабаксыз көз - мандаринсыз кыш кебек, диләр!

Бик борынгыдан калган шундый бер риваять бар.

Кайчандыр Грециядә бер пешекче кабактан бик күптөрле ризык пешереп, кунак җыйган.  Әлбәттә инде кунакларга табындагы аш-су бик охшаган. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, чөнки кабак төрле килеш тә дә бик тәмле яшелчә. Мәсәлән, кабактан салатлар ясарга, ботка, аш һәм икенче ашлар пешерергә мөмкин. Кабактан хәтта коймак, бәлеш һәм торт пешереп тә була. Көз җиткәч бакчачылар алтынсу кызгылт сары һәм яшькелт төстәге кабакларга сокланып туя алмый.

Шул уңайдан сорау туды әле. Дуслар, сездә кабак уңышы ничегрәк быел? Кабак бәлеш салдыгызмы әле? Тагын нинди тәмлүшәләр әзерлисез кабактан, безгә дә языгыз әле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев