Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Ихтияри ярдәмчеләр – мәрхәмәт таратучылар

Волонтерлык эшендә иң күңелле мизгелләр – ялга кайткан авылдаш сугышчылар, аларның әти-әниләре, туганнары белән очрашу.

Алар ел дәвамында махсус хәрби операция зонасына фронтта кирәкле товарлар белән гуманитар ярдәм җибәрүче тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре белән килә.

– Кичә волонтерлар янына бер солдатыбызның әтисе Илдар Сабиров килде. Аның улы Илнар хезмәт иткән частька җибәрү өчен, без маскировка челтәрләре, мендәрләр, носилкалар, окоп шәмнәре бүләк иттек, – дип уртаклаша Норлат авылы активисткасы Роза Ягудина. – Ә бүген безнең цехка Әфган сугышы ветераны Ирек Садыйков сугылды, эш өчен кирәкле приборлар алып килде һәм волонтерларга фронтка ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Безнең районыбыз хәрби зонада илебез мәнфәгатьләрен яклаучыларга даими ярдәм озатып тора. Норлатлылар үзләрен иң активлар буларак танытты, афәрин, әмма кечерәк авылларның тырышлыгын да исәпкә алмый мөмкин түгел – һәркем булдыра алганча, хәленнән килгәнчә үзеннән өлеш кертә. Мәктәпләр дә читтә калмады. Мөмкинлекләре булганнар Норлат волонтерлары янына килеп булышты.

Әле шушы көннәрдә генә карашәмлеләрнең уңган кызлары токмач кискән.

– Мәхсус хәрби операциядә булган егетләребезгә яхшы теләкләребез, йөрәк һәм кул җылыбыз­ны кушып токмач әзерләдек. Әлеге ярдәмгә үз өлешен керткән һәрбер кешегә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип сөйли Карашәм авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина.

Аллаһ сезне исәнлектән-саулыктан аермасын, дөньяларыбыз тизрәк тынычланып, ир-егетләребез исән-сау әйләнеп кайт­сын иде. Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев