Юынчыга – клуб, ә Бакырчыга нәрсә кирәк?
Акъегет җирлеген борчыган проблемалар хисап сессиясендә күтәрелде
Бер ел вакыт күз ачып йомганчы узды да китте, район җирлекләрендә кабат халык җыеннары башланды. Һәм аңа иң беренчеләрдән булып Акъегет җирлеге старт бирде.
Әлеге җирлекнең сессиясе быел чират буенча Бакырчы авылында узды. Мәдәният йорты халык белән шыплап тулган, районнан исә Совет аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров килгән иде. Җирлек башлыгы Алена Хәйруллина узган елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясап, ялыктырмыйча гына, чыгыш ясады.
Ул сөйләгәннәргә кыскача гына тукталып китсәк, биредә 239 хуҗалыкта 714 кешене исәпләнә. Бүгенгесе көндә запастагы хәрбиләрнең саны – 128, армиягә чакырылучылар – 9, дүрт солдат мобилизация буенча хәрби операциягә алынган. Аларның гаиләләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтүчеләргә зур рәхмәт белдерелде. 2022 елда үзсалым акчасына хисап ясасак, 500 сумнан җыйганнар.
Алена Владимировна түбәндәгеләрне җиткерде:
– Узган ел җыйналган үзсалым акчасына Акъегет авылының Җәлил урамына 407 628 сумга 180 метр юл, калганы зиратка таба салынды. Юынчы авылында вак таш Чишмә һәм өлешчә Совет урамына җәелде (207 120 сум). Бакырчыда исә 422 640 сумга Заря урамына таш түшәлде. Шулай ук акча утларны карауга тотылды, өч авылда да электр чыбыгы сузылды, яктырткычлар куелды. Акъегеттә яңа модульле фапка нигез салынды, быел куллануга тапшырылырга тиеш. Грант акчасына Юынчы авылындагы чишмә территориясен 486 мең сумга төзекләндерелде. Акъегет һәм Бакырчы авылларында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл тирәсенә брусчатка җәю өчен төзелеш материаллары сатып алынды. Эшләрне Җиңү бәйрәменә кадәр төгәлләргә планлаштырабыз, – диде башлык.
Ә инде алда куелган бурычларны үтәүгә килгәндә, бер тәртипкә салынган эш дәвам ителәчәк. Моңа өмәләр үткәреп, авылны чисталыкта тоту, юлларны төзекләндерү һәм башкалар керә. Шулай ук, җирлек башлыгы тагын бер яңалыкны җиткерде: район территориясендә урнашкан күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау буенча эшләр башлана. Бу 1998 елга кадәр дәүләт акты буенча бүлеп бирелгән җирләрдә салынган йортларга кагыла. Күчемсез милекне бердәм дәүләт реестрында теркәү өчен иң беренче авыл җирлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алга таба нишләргә кирәген сезгә аңлатачаклар.
Сессиядә мәдәният йорты мөдире Миләүшә Сәлахиева да үз эшчәнлеге белән таныштырды. Нинди генә чаралар, кичәләр оештырылмаган, кич утырып шәл бәйләү дисеңме, аулак өй күренешен тәкъдим итү, яңгыр теләү йоласын күрсәтү, театр түгәрәгенә йөрүчеләр белән спектакль кую, табигатькә чыгу, озын толым бәйгесе үткәрү һәм башкалар. Шунысы шатландыра, бу чараларның һәммәсенә балалар да, урта һәм өлкән буын вәкилләре дә җәлеп ителә. Берәү дә читтә калмый. Афәрин!
Хисап сессиясендә халыкның активлыгын күреп сөендек. Иң мөһиме алар битараф түгел һәм төрле проблемалар күңелләрен тырный. Бакырчы авылында язын кар сулары агып, аскы урамнарны баса. Укша елгасын чистартып булмасмы икән дип, борчыла Әнәс хәзрәт Закиров. Җирлек башлыгы белдергәнчә, елганы тирәнәйтү, тирә-юнен чистарту, агачларны кисү өчен смета-документациясен төзүгә 460 мең сум акча күчкән, республика проекты буенча әлеге эш уңай хәл ителер дип ышанабыз.
Җыенда башка күтәрелгән мәсьәләләрне сорау-җавап форматында язып үтәм.
– Юынчы авылында хуҗасыз йорт тирә-юньгә куркыныч тудыра, ник авыл Советы бу проблеманы хәл итми һәм хуҗасын тапмый, ни өчен бу сорау җыенда ел да күтәрелә, – дип чыгыш ясады Җәүдәт Сафиуллин.
– Әлеге йорт ана капиталы акчасына алынган һәм аның хуҗасы бар. Әмма без аны һич кенә дә таба алмыйбыз. Алга таба хуҗасын ачыклауны дәвам итәчәкбез.
– Өч ел элек район башлыгы безнең авылга килгәч, яңа мәктәп салынырга мөмкин дигән иде. 1870 елгы мондый мәктәп районда бердәнбер! – дип борчыла директор Җәүдәт Сафиуллин.
– Бүгенге көндә мәктәп салу өчен федераль программага керергә кирәк, аның өчен төзелешнең тулаем бәясенең 30 процентын күтәрерлек инвестор табу мөһим.
– Юынчыда, 1986 елгы клубыбызда, бүген бары 5 градус җылы. Узган ел өч градуска җылырак иде әле. Аның каравы Яңа ел бәйрәмнәре дә гөрләп үтте, әбиләребез йон да эрли, төрле түгәрәкләр дә эшли. Шартлар начар дип тормыйбыз, мәдәният йортына йөрибез. Узган ел яңа клуб салу буенча авылыбыз проектка кергән диделәр. Февраль аенда җирен дә тикшереп киттеләр. Проектка кергәч, ник төзелмәде? Бинага газ тоташтыру өчен бер карышлы гына әйбер җитми. Алена, безнең авылда яшисең бит, кайгырт инде әзрәк, – дип авыл халкының үзәгенә үткән проблеманы Гөлсинә Борһанова җиткерде.
– Әйе, булачак бинаның тулы техник-проект документлары әзер, экспертиза үтте һәм проектка кергән. Яңа клуб булыр дип өметләнәбез. Әмма бу эш бездән генә тормый.
– Совет урамындагы чүпне ник түкмиләр? Узган ел «Яшел Үзән» газетасы аша сорау биргәч, ул урынга кереп булмый, дип язып чыктылар, адәм көлкесе. Юл бар бит! – дип үпкәсен җиткерә Әнәс Әхмәтшин.
Әйе, без газета аша хезмәт күрсәтүче оешманың җавабын бастырган идек. Бу юлы исә, Совет урамындагы чүп контейнерларын үзебез барып күрергә булдык. Ике савытның берсен ни өчендер каплап куйганнар һәм бирегә машина рәхәтләнеп уза ала, чөнки контейнерлар юл өстендә генә тора.
Күргәнегезчә, сораулар төрле өлкәләрне колачлый. Иң мөһиме, аларны чишү юлларын табарга була. Вакыт һәм сабырлык кына кирәк. Аннан, биредә яшәүче халык актив һәм бердәм, дияр идем. Үзсалым акчасына, төрле программаларга гына таянып, авыл җирлеге эшләсен дип, нидер көтеп ятмыйлар. Мәчет ярдәме, иганәчеләр акчасы белән бихисап эшләрне башкаралар. Болар хакында без газетабызда яктыртып бардык. Бары тик, афәрин, якташларыбыз, дип, соклануыбызны гына белдерәсебез килә.
Әлбәттә инде, традиция буенча, авылның үсешенә өлеш кертүчеләргә район башлыгы Михаил Афанасьевның рәхмәт хаты тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев