Юл чатында җәйрәп яткан күлнең даны еракларга таралган
Ташламагыз, саклыйк авылны!
Туган авылым
Юл чатында җәйрәп яткан күлнең
Даны еракларга таралган.
Серле күл ул, гади генә түгел,
Диңгез суларыннан яралган!
Бик борынгы заманнарда монда
Диңгез булган, иксез-чиксез, зур.
Вакыт үткән, диңгез суы күчкән,
Чоңгылында калган сихри күл.
Әйләнәсе кара урман булган,
Тирән булган суы, саф, чиста.
Кайчакларда, төнлә йөрүчеләр
Ишеткәннәр сәер тавыш та.
«Су үгезе» шулай аваз салган,
Тирә-якны торган өркетеп.
Су коенган кайбер бәндәләрне
«Күл иясе» алган, ди, тотып.
Гүзәл табигате, уңай урыны
Җәлеп иткән эшчән халыкны.
Тау өстендә, күлдән ерак түгел
Үсеп чыккан Каракүл авылы.
Халкы аның тырыш, уңган булган:
Җир эшкәрткән, игенен иккән;
Күл янында төрле яшелчәләр:
Кыяр, карбыз, кабак... өлгерткән…
Авыл халкы өчен күл тирәсе
Ял урыны булган, «җәннәт бакчасы».
Сабантуйлар су буенда узган,
«Кереш ашы», «Карга боткасы».
Җәйге челләләрдә су кергәннәр,
Кер юганнар басма өстендә,
Төнбоеклар күлдә йөзеп йөргән,
Акчарлаклар очкан күгендә.
Кыр үрдәге, кыр казлары, челән –
Һәр яз кайтып оя корганнар,
Дулкын тынган чакта балык чирткән:
Алабуга, кәрәкә, чуртаннар...
Сөлек, елан, бака – бар да булган,
Яңгырап торган чишмә агышы.
Авыл өчен «бишек җыры» булган
Күлдән килгән бака тавышы.
Балыкчылар йөргән күл тирәли
Кармак салып, көймәдә йөзеп.
Бала-чага шунда чыр-чу килгән,
Майка белән себелләр сөзеп.
Йөзеп аргач, бала-чага ярда,
Җиләк ашап тамак ялгаган,
Чишмә суын эчеп сихәтләнгән
(Күл тирәли алар күп булган).
Куаклыкта җиләк бик тә уңган:
Җир җиләге, каен җиләге.
Анда-санда балан агачлары,
Миләш, чия, шомырт, гөләбе.
Шул нигъмәттән халык авыз иткән,
Чишмә суын ташып эчкәннәр,
Ботак-чатак җыеп мичкә яккан,
Чикләвеген җыеп сәүдә иткән –
Менә шулай дөнья көткәннәр.
Гомер узган, бик күп сулар аккан.
Күп нәрсәләр инде үзгәргән:
Бака тавышлары килми күптән,
Чишмәләр дә акмый, күмелгән.
Күл тирәсе боегып, тынып калган,
Кошлары да башкача сайрый,
Бала-чага тавышлары тынган,
Күл сукмагы көн дә тапталмый.
Басуларда ашлык утыртылмый,
Күптән тынган трактор тавышы.
Чүп үләне баса тирә-якны,
Алыштырып бодай, арышны.
Мәктәбе юк, кибет, медпункты...
Эш урыны кирәк кешегә!
Яшьләр шуңа читкә чыгып китә,
Һәркем тели җиңел яшәргә.
Элеккеге 120 йорттан
Калган бары 40 хуҗалык.
Аларның да яртысында кышын
Яшәүче юк авылда калып.
Авылымның ерак киләчәге
Нинди булыр, анысы караңгы.
Тик яшьләргә килә эндәшәсем:
Ташламагыз, саклыйк авылны!
Фидания Ибраһимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев