Югалтуларсыз булмый, гомерлек кояшы да күз алдында «сүнә» Фәнзия Җәләлиеваның
Кеше тормышлары бер мизгел кебек кенә. Газетабызның язма геройлары белән очрашкач та, узган гомерләрен берничә минут эчендә бәян итеп бирергә мөмкиннәр. Әйтерсең лә, күз ачып йомганчы узган да киткән. Ә бит шушы еллар эчендә ниләр генә булмаган: яратышу, кавышу, сабыеңны тәүге тапкыр кулыңа алу, шатлану, борчылу... Вакыйгаларга бай вакыт ничек шулай тиз уза ала икән ул, ә?! Карашәм авылында яшәүче Фәнзия Җәләлиева белән дә язмыш йомгагын сүттек. Сөйләгәннәрен тыңлыйм да, кызык та, кызганыч та булып куя. Табигатьнең кинәт үзгәрүе кебек, әле ялтырап кояш чыга, әле коеп яңгыр ява...
Бузай авылында туып үскән кызга 4нче класстан ук Казанга, апасының балаларын карашырга китәргә туры килә. Туган авылыннан, бигрәк тә әнисеннән аерылып яшәү җиңел булмый, гел сагына. 10нчы классны тәмамлагач, һөнәр алу теләге аны медицина училищесына китерә. Дипломлы белгеч ике дә уйламый, авылга кайта. Норлат хастаханәсенең баш табибы аны юллама белән Карашәмгә җибәрә.
– Мин Карашәмне бик еракта, матур авыл дип күз алдына китерә идем. Күңелем тартмады түгел, тартты. Ә ул тау астындагы бер авыл икән. Мин шат идем, чөнки шәһәрдә тамчы да каласы килмәде, әнкәй белән энекәшне сагынып яшәдем. Медпункт, клуб һәм авыл советы белән бер бинада иде. Аны сүттеләр, шул агачлардан ФАП кордылар. Мичкә ягып, җылыта идек. Фельдшер буларак ике авылга – Карашәм белән Татар Әҗәленә хезмәт күрсәттем. Хәдичә апага йортка кердем. Яшь белгечкә эшкә кереп китүе авыр булмады. Үзем диагноз куя алмасам, Норлатка алып китә идем. Салкын кышларда төннәр буе йөргән чаклар булды. Ул елларда бала табучылар да күп иде. Үземә дә бәбиләтергә туры килде. 40 ел аз вакыт түгел, төрлесен күрдем, югалтулар да булды... – дип искә ала Фәнзия апа.
Авылга килгән яшь кызларга иң беренчеләрдән булып сынаулы карашны кем ташлый дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде, егетләр! Чибәрме, уңганмы, булганмы? Бу сыйфатларның барысын да үзендә туплаган Фәнзиягә авылның мактаулы механизаторы Мәсгутьнең күзе төшә. Әллә бер күрүдә гашыйк булдымы икән? Озатып, очрашып мәшәкатьләнми, кызны урлап кайтырга гына була.
– Килеп, бер айлап эшләдемме икән, имеш, мине авыру янына чакырдылар, алдан корылган план булган инде бу. Клубка да керергә туры килде. Шуннан чыкканда ике ягымнан эләктерделәр дә, алып кайтып киттеләр. Мәсгуть мине шулай урлады. Миннән 8 яшькә олы иде, никах укыттылар. Ярату түгел, мин аны ул чакта бик белми дә идем. Бер килгәч, кире кайтмадым. Яшәп киттек, тора-бара сөйгәнмендер инде, 5 бала тапмас идем. Мал-туар асрадык, каенанам Миңсорурны бары мактау сүзләре белән генә искә алам, ә каената сугышта үлгән иде. Бер-бер артлы балаларыбыз туа торды. Дүрт кыз таптым, ә ирем һаман малай көтте. Ир бала булмасмы дип, бишенчегә киттем. Аллаһ безгә ул насыйп итте. И, аның сөенүләрен күрсәгез! Зур бәйрәмгә тиң көн иде бу. Кызларының, улының рәхәтен генә күрә алмады, – дип уфтана Фәнзия апа.
(Кыскартып куелды)
Алия Гаязова язмасының дәвамын газетабызның №15 (18 апрель, 2025 ел) санында укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев