Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Истә калырлык җәй

Олы Шырдан авылы мәдәният йорты мөдире Наҗия Хәсәнова балаларның җәйге каникулларын җанландыру һәм истә калырлык итеп үткәрү өчен тырыша, яшь дуслары, әлбәттә аңа бик рәхмәтле.

-Балалар белән табигать кочагында ял итеп кайттык әле. Алар әйтмешли «барбекюга» бардык. Менә инде икенче ел балаларның каникуллары вакытында велосепидларга утырып ял итәргә барабыз, - дип уртаклаша Наҗия ханым. - Сабан туе мәйданында торле уеннар уйнап, ярышларда узышып, тәмлүшкәләрдән авыз итеп кайтабыз. Җәйге каникуллар вакытында дәү әни - дәү әтиләре янына оныклары кайта. Барлык балаларны җыйнап, яллары күңелле дә, файдалы да булсын өчен оештырам бу чараларны. Узган елда авылыбыз чишмәләренә, басу- кырларында сәяхәт кылган идек. Алда тагын бер планым бар: яшь дусларымны Исак авылындагы «Татар авылы» ачык һавадагы музейга алып бару.

Молодцы! Планнарыгыз чынга ашсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев