Ислам нурын бүләк итүче пәйгамбәребез туган ай
Быел районыбызда Мәүлид аен моңарчы булмагандай олыладылар.
Ашлар, мәҗлесләр үткәрмәгән авыл калдымы икән? Бу хакта редакциягә фото-видеоларын юллаучылар, мәгълүматлары белән уртаклашучылар турында социаль челтәрләребездә яктырттык, активлыгыгыз өчен рәхмәт, якташлар.
Ә шундый күркәм догалы мәҗлесләрнең берсендә үзебезгә дә катнашырга насыйп булды. Алдан ук атап чакырылган урынга, бик уңайсызлансак та, бармый калу яхшы булмас иде.
Әлеге Күгеш авылында уздырылган Мәүлид ашына Яшел Үзәннән дә кунаклар кайтты һәм шәһәребезнең мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Фәрзәнә апа Хәлиуллина: «Чакырган җиргә бару фарыз, рәхмәт, чакырдыгыз, өстәл түрләренә утырттыгыз», – диде.
Димәк, без дә дөрес эшләгәнбез. Әле ярый кайтканбыз, югыйсә, күпме догадан, искиткеч кешеләр белән аралашудан мәхрүм калган булыр идек.
Авылның мәчет бинасы эчендә бик тә озын аяклы «П» итеп куелган, нигъмәттән сыгылып торган өстәл артына Күгешнең барлык кешесе һәм күрше әрәлеләр чакырылган ( ә Айдар авылы берничә көннән Мәүлид ашын үзе уздырды). Алдан хатын-кызлар, кичкырын – ирләр һәм балалар. Килү-килмәү – һәркемнең үз эше.
Җирлек башлыгы Альберт Гатауллин барча авылдашларын изге Мәүлид белән бергә Өлкәннәр, Укытучылар һәм шул көнгә туры килгән Табиблар бәйрәмнәре белән котлады.
Барчабызга да Аллаһ Тәгалә сәламәтлек, озын гомерләр бирсен. Яшьләребез юк дәрәҗәсендә, хөрмәтле олы буын – сез авылның тоткасы. Мин бирегә кайткач сезнең белән эшли башладым, әлегәчә сезнең белән хезмәт куябыз һәм әле тагын озак еллар эшләргә, яшәргә язсын, бәйрәмнәр исәнлек-саулык-сәламәтлек белән, матур гына узсын, – дигән изге теләкләреннән соң, форсаттан файдаланып, башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән дә таныштырды.
Шулай ук, авылның мөәзине Рөстәм Яруллин: «Аллаһ Тәгалә саулыкларыгызны, илебездә һәм гаиләләребездә иминлек, тынычлыклар бирсә иде», – дигән җылы сүзләрен җиткерде.
Күгеш авылының имамы Шамил хәзрәт Мисбахов тәкъдиме белән уздырылган Мәүлид ашын оештыручы абыстай Флера Шәйхетдинова үзенең көйле тавышы белән догалар укып, вәгазь сөйләп, табынны ачты. Аны Даимә Хуҗина, Рузалия Хәсәнова, Руфия Хәсәнова, Рәмзия Низамиева дәвам итте. Рузалия ханым Фирдәүсә Кәримованың Мөхәммәд с.г.в. тормыш юлын тасвирлаган поэмасын укыды. Мәҗлес матур теләкләргә, эчтәлекле чыгышларга бай булды.
Элекке «Вахитов» колхозы рәисе Сания ханым Закирова, шулай ук Пәйгамбәрләр тормышын искә алды, бик үтемле вәгазь сөйләде, хәзерге вакытта үзенең тарих белән кызыксынуы турында әйтеп узды һәм мәктәп музеена, авыл тирәсендә табылган, Николай I патшалык иткән чорга караган 1844 елгы тәңкә бүләк итте. Мондый иман белән сугарылган күркәм мәҗлесләрдә аралашудан, үзенә аерым бер төрле дустанә атмосферадан рухи азык, күңел сафлыгы аласың. Тел йотарлык ризыклар әзерләгән һәм табын артындагыларны йөгерә-йөгерә сыйлаган авыл киленнәренә, оештыруда өлеш керткән һәркемгә Аллаһның рәхмәтләре яусын, барлык дога-теләкләр кабул булсын.
Язмамны Яшел Үзән мөслимәләр җәмгыятеннән чакырылган кунак Тәнзилә апа Әхмәтҗанова сүзләре белән йомгаклыйсым килде:
– Быелгы елда, Аллаһның рәхмәте, Мәүлид ае бик матур, кояшлы вакытка туры килде. Без барыбыз да дин аша якыннар һәм очрашасыбыз, аралашасыбыз, матур мөнәсәбәттә буласыбыз һәм матур хатирәләр калдырасыбыз килә. Менә шулай очрашканда үзебезнең һәркем белән дин, фән һәм дөнья туганнары булуыбызны исебездән чыгармасак иде. Бу дөньяга килеп киткән кешеләрнең исәбе юк, үлемнәрдән котылганлык турында язып калдырган китаплар юк. Кемнәр генә килмәгән дә, кемнәр генә булмаган – пәйгамбәрләр дә бит мәңге тормаган. Шуңа күрә, якты дөньяга килгәнбез икән, бу безнең өчен имтихан булуын онытмасак, кылган гамәлләребез белән Аллаһның бәрәкәтендә булсак иде. Бергә һәм бердәм яшик!
Амин!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев