Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җирлекләрдә кызу эш чоры

Район хакимияте вәкилләре Олы Яке авыл җирлегендә булды.

??Биредә җитәкчелек берничә предприятие: Ситдыйков КФХ, «Светлое озеро», Брюханов ИП һәм янгын депосы эшчәнлекләре белән танышты.
Территорияләрне карадылар, продукция белән таныштылар, үсеш стратегиясе турында фикер алыштылар.
Илдар Ситдыйков гаиләсе алар өчен чын ачыш булды. Кызы Мәрьям 10 яшендә инде үзе җитештергән как сата.

??«Кечкенәдән үк шундый эшчәнлек җаен тапкан яшьләр безнең районның өметле киләчәге», – дип билгеләде район башлыгы Михаил Афанасьев, соклануын белдереп.
Ә кызның энекәше Кәримне чын күңелдән туган көне белән котлап, кечкенә бүләкләр тапшырдылар.
Олы Карагуҗа авылында үсемлекчелек белән шөгыльләнүче Җиһаншин КФХсын, хуҗалык мәйда нын да карадылар, төзелеш һәм төзекләндерү мәсь әләләре, предприятие нең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар. Шулай ук, «Заволжье» ВЗП һәм «Күгәй» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында булдылар, җирләр һәм терлек азыгы әзерләүнең барышы белән таныштылар.
Җирлекләрдә кызу эш чоры һәм булачак уңышка бүген инде бәяләмә бирергә мөмкин.
Ул безнең районда зарланырлык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев