Җир сөйгәнне ил олылый
Авыл баласы кечкенәдән җиргә берегеп, җирне кадерләп яшәргә өйрәнеп үсә.
Ир балалар мәктәп елларыннан ук машина-трактор тирәсендә чуала, үскәч тә тракторчы-шофер булырга хыяллана.
Җир хезмәтенең авырлыгыннан да, тузаныннан да, мазутка баткан киеменнән дә кыенсынмый, «тимер-томыр» дөньясына чума, соляр-бензин исе аңа ислемай исләреннән дә якынрак була.
Ир бала туып, абалана башлауга машинага тартыла, үсә төшкәч урам пычрагында шуны «буксовать» итеп уйный, «батыра», «өстерәтеп чыгара». Шәһәрнең «әллә нинди» һөнәрләре ят авыл баласына.
Бу язмам шундый Авыл баласының берсе – Гарәфтин Яруллин турында.
Мәктәптә, кем буласың киләчәктә, дигән сорауга, механизатор булачагын әйтә. Ә инде һөнәр сайлау чоры җиткәч, һичшиксез авыл хуҗалыгы, техника белгече – инженер-механик булачагын сайлый. Әтисе Әкмәл абый – Бакырчының беренче шоферларыннан иде. Техника «җене» аның канына сеңгән инде.
Урта мәктәпне тәмамлагач, Гарәфтин Казан авыл хуҗа лыгы институтына укырга кереп, уңышлы тәмамлый һәм туган колхозыбызга инженер-механик булып кайтты. Практиканы да җәй көне комбайнда эшләп үткәрә иде. Һәр эштә актив, кешелекле егетне яраттылар. Авылдашларның хөрмәтен яулады ул. Колхоз рәисе булып эшләгәндә һәр кемгә, һәр эштә ярдәмчел, тактлы булуын күрсәтте. Илдәге үзгәреш җилләреннән соң ул үзенең белемен, тормыш, хезмәт тәрбиясен, техникага булган мәхәббәтен яшь буынга җиткерү эшенә багышлады.
1988 елдан бирле ул Яшел Үзән районының 107нче һөнәри белем бирү көллиятендә укытучы булып эшли.
2001 елдан Яшел Үзәннең механика көллиятенең Албаба укыту пунктында җитәкче вазифаларын башкарды, күп кенә мактаулы исемнәргә лаек булды. Көллият укытучысы, җитәкчесе булу бик зур җаваплылык һәм бурыч.
14-15 яшьлек үсмер ир балалар белән эшләү зур педагогик белем, психолог булуны таләп итә. Һәр укучының «күчеш» чоры, алар төрле авыллардан килеп укый, төрле гаиләләрдә тәрбияләнгән, укуга төрле карашлылар. Балалары гына түгел, ата-аналары да төрле фикерле. Норлат зонасының барлык авылларыннан килеп укучы ата-аналары белән тыгыз, яхшы мөгамәләдә булып эшли белүче бу коллектив зур хөрмәткә лаек. Ә коллективны җитәкләүче Гарәфтин Әкмәл улына хөрмәтнең олысы.
Күпләр шаяртып, «Албаба академиясен» бетерделәр, диләр. Чыннан да, техниканы, җир эшкәртү, уңыш алуны арттыру серләрен, тәҗрибәсен нык белемле итеп бирәләр монда. Тәртипкә, тәрбия эшенә дә әһәмият зур. Тирә-як авылларыбыз кырларында «Албаба академиясе» егетләре үзләренең данлы хезмәтләре – җир, аны эшкәртү, зур уңыш алуга куйган көчләре белән дан казана. Нинди зур чит ил техникаларын егәрлиләр, нинди төрле трактор-комбайннарда гына эшләмиләр!
Төпле белемле, намуслы хезмәт итүче, техниканы яратып, саклап, кирәк чакта төзәтә белүче яшь кадрлар әзерләүдә бу уку йортының өлеше бәяләп бетергесез. Яхшы нәтиҗә – профессионал, акыллы, белемле җитәкче хезмәте ул.
Язмам Гарәфтин Әкмәл улына багышлана. Ул – тәртипле, акыллы, зирәк, кешелекле гаилә башлыгы да. Авылыбызда үрнәк гаиләләрнең берсе. Хатыны Рамиләнең хезмәтен (ул – медик-акушер) аңлаучы, бәяләүче ир. Ике улы һәм бер кызына хөрмәтле әти.
Гарәфтин кебек гадел, бары үзенең намуслы хезмәте белән тормыш алып баручылар хәзерге дөньяда сирәгрәк. Туган җанлы, төп нигезне сак лаучы, кече күңелле авылдашыбыз күпләргә үрнәк.
Шушы көннәрдә Га рәфтин Әкмәл улына 60 яшь тула икән. Үз исемемнән, авыл дашлар, туганнар, аның шәкертләре – Албаба уку йортын бете рүчеләр, аларның ата-аналары исеменнән котлыйм. Олы рәхмәтемне җиткерәм. Яшь буынны тәрбияләү, һөнәргә өйрәтүе, туган җирне яратырга, хөрмәтләргә, игенче хезмәтенә мәхәббәт уятканына олы рәхмәтлемен!
Рәйханә Зәйнуллина. Бакырчы-Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев