Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Җир бар, җиң сызганып эшләүчесе генә юк

Бишнәлеләрне буш кыр-басуларда чүп үләненең үсүе борчый.

Бишнә авыл җыенында халык актив катнаша. Бу аларның булган проблемаларның киләчәктә хәл ителүенә өметләнүен һәм җитәкчеләргә ышанычын белдерә.
Авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллин рус телендә сүз башлагач, килеп җитттек икән дип, борчыла башлаган идем, юкка булган. Җитәкченең док лады рус телендә язылган булса да, ул аны экрандагы слайдлар аша тәкъдим итеп, татар телендә үз сүзләре белән сөйләде. Күңелгә җылы кереп китте. Районнан килгән җитәкчеләргә ярыйм дип, башлыкларның чеп-чи татар авылында урысча сөйләүләрен аңламыйм, гафу итәрсез.

Бишнә җирлеге төрле милләт халыкларының бердәм булып гомер итүе белән дә аерылып тора. Татарлардан кала, мари, рус, башкорт, чуваш, үзбәкләр дә яши биредә. Биш торак пунктта халык саны – 718. Узган ел өч бала туган булса, 13 кеше бакыйлыкка күчкән.

Халык саныннан соң ук, Илгиз Фәтхуллин терлек башына күчте, бу аңлашыла да, авылның яшәеше мал-туар асрауга да бәйле.
– 246 хуҗалыкның 26сында гына сыер тоталар. Аның да 52се биш хуҗалыкта. Бездә биш кресть ян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Шулай ук, Рус Мари Ковалында Вениямин Новиков белән Бисико Харебаба 2 га җирдә кура җиләге утыртты һәм ниятләре КФХ ачу. Үсемлекчелек белән Рамил Камалиев әйбәт кенә шөгыльләнеп килә. Озак еллар ул печән әзерли һәм инде икенче ел бөртекле культура үстерә, – дип сөйли башлык.

Бу урында мин авыл җирлеге башлыгының үзен дә үрнәк итеп күрсәтер идем. Ул сүзе белән генә халыкны, терлек асрагыз, дип үгетләми, ә эшләп күрсәтә: хатыны Лилия белән 15 баш мөгезле эре терлек тоталар.

Җирлекнең иң зур проблемасы – юлсызлык. Бу мәсьәлә инде күп авылларда уңай якка хәл ителеп бетә бугай. Үзсалым программасы моңа юл ачты, дисәң дә була. Ә Бишнәдә торак пунктлар арасындагы кыр юлларын рәткә китерер өчен «Торак пунктка илтүче каты өслекле юллар төзү» максатчан федераль һәм торак пунктлар эчендәге юлларга вак таш җәю муниципаль программасына керергә кирәк.

Бишнә авыл җирлегендә экологик торыш уңай якка үзгәрә бара. Дөрес, кемнәрдер моның өчен тир түккәндә, кайберәүләр «безнең өчен эшләргә тиешләр» дигән принцип белән яши. Бишнә авылында чишмәне төзекләндерү дәвам итә икән. Өстен түбәле иткәннәр, тирәсенә брусчатка җәелгән. Янәшәсендә тагын бер чишмә барлыкка килгән, мәчет тирәсен танымаслык итеп үзгәрткәннәр. Яңа имам-хатиб булып Нургали хәзрәт Таҗиев билгеләнгәч, мәчет тормышы җанланган.

Сәдака акчасына 300 меңгә тәрәзәләре алыштырылган. Булат Таҗиев ярдәме белән икенче каттагы тәрәзәләр дә яңарган, ут яктырткычлар куелган. Яшьләр үз теләге һәм көче белән гыйбадәт-уку бүлмәсен ремонтлаган. Ишегалдында хуҗалык бинасы ясаганнар. Тәһарәт алу бүлмәсендә дә заманча уңайлыклар булдырыла. Боларның ни өчен барысын да тәфсилләп язаммы? Мондый игелекле яшьләрне районыбыз белергә тиеш дип уйлыйм.

– Шулай ук, мәчеткә үзәкләш терелгән суүткәргеч һәм канализация кертелде. Фирдүс абый Гыйләҗев Бишнә зиратына җаваплы кеше итеп билгеләнгәч, үзгәрешләрне үзегез күреп торасыз: үлән чабылган, өмәләр оештырылган. Кирәкле инвентарь һәм инструментлар төзекләндерелгән, яңасы алынган. Иң мөһиме – озак еллар хезмәт күрсәтәчәк вагонны куеп, үзе төзекләндерде. Мең рәхмәт аңа, – дип теләкләрен җиткерде җитәкче.

(Язманы тулысынча газетабызның 8нче санында укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев