Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Иңнәребезгә нур салучылар

«Өстемдәге күлмәгемә күпләр карый сокланып, Кем текте, дип сорап куя, кайберләре тукталып...» (Әнәс Кари) Әртил, КБО, (халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты), тегү мас терское, 6нчы номерлы мода ательесы. Райондашлар, хәтерегездәме әле Норлаттагы бу биналар, исемнәр?

Матур күлмәкләр, пәлтәләр, куртка-костюмнар тектереп йөргән чаклар әле кайчан гына кебек иде! Берәр тантанага, туйга булсынмы, Яңа елгамы, үзебезгә ошаган күлмәклек материал, ситса (ул чакта анысы да бик кадерле булган) тотып, тизрәк әртилгә йөгерә идек.
Тегү әртиле ничек эшли башлаган, аларның тарихын беләбезме, бергәләп исебездә калганнарны, билгеле әлеге биналарда хезмәт куйган ветераннарыбыз, аларның туганнары, балалары ярдәме белән бергә искә төшерик.

Иң беренчеләрдән булып эшли башлаган авылдашыбыз Мәдинә апа Шәмсетдинова белән танышыйк әле. Ул 1951 елда өйрәнчек булып, ике айдан инде үзе генә, «Кызыл Йолдыз» диеп йөртелә торган тегү әртилендә эшли башлый. Әлеге кечкенә генә әртил хәзер Хәйруллин урамындагы Миләүшә апа Әюповалар урынындагы агач йорт була. Аның җитәкчесе Косяково авылыннан Астраханцев фамилияле кеше. Кисүче (закройщица) булып Казаннан кайткан Зифа Каһарманова эшли. Аның тормыш иптәше сугыштан кайтмаган, үзе генә ике бала үстерә. Соңыннан Казанга яшәргә китеп, вафат була. Ул кисеп биргән материаллардан хатын-кызлар, бер өйгә җыелып нәрсә кирәк – шуны тегәләр.

Дания апа Харисовалар өендә дә кечерәк әртил булып, берничә хатын-кыз, алар арасында Мәдинә апа Шәмсетдинова да, күлмәкләр тегә. Мәдинә апа әле күлмәкләр теккәнче юрган да сыра. Тырыш, сабыр булу – тегүчеләргә хас сыйфаттыр ул. Аннары күлмәкләр, хатын-кызлар өчен киемнәр, пальтолар да тегә. Аларның эшендә планын үтәп кайтып кына эше бетми ул елларда, туганы, дуслары да тегеп кенә бир инде, диеп, сорап өенә килгәннәргә дә «юк» дими ул. Үз эшен яратып, бирелеп башкарганга күрә 39 ел тегүдә хезмәт куя Мәдинә Зиннәтулла кызы Шәмсетдинова.

Авылыбызның тырыш, уңган тегүчеләренең тагын берсе 1938 елда туган хезмәт ветераны Дания Ярулла кызы Харисова (Гыйсмәтуллина). Мәктәпне 1955 елда тәмамлаган унҗиде яшьлек Дания «Кызыл Йолдыз» тегү әртиленә өйрәнчек булып керә. Әртил дигәч тә, әле утырып эшләрлек бинасы булмый аның, кисүче тегеп биргән материаллардан Дания апа үзе туып-үскән нигездәге өйдә (ул Гафифә апа Гыйсмәтуллиналар урыны) берничә хатын-кыз белән тегү тегә. Аларның эшләрен, ул вакытта җитәкче буларак Рәшит абый Сабитов тикшереп, карап йөри. Аннары КБО-халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинаты ачылгач, шунда эшли башлый. Сабыр, күндәм, тыйнак Дания Харисова тегеп карамаган әйбер калмагандыр, күлмәген дә тегә, юрганын да сыра, кирәк икән сырмасын да тегә.

 

 

Менә шулай үз эшен, үз һөнәрен яраткан кеше генә бер урында кырык елга якын эшли ала торгандыр. Хезмәттәшләре әле бүген дә җылы сүзләр белән, сагынып искә алалар Дания Харисованы! Урыны оҗмахта булсын Дания апаның, бик акыллы, кешелекле иде ул!

Хәлимә Бикмуллина-Бикчәнтәева да үзенең хезмәт юлын авылыбызның «Кызыл Йолдыз» әртилендә башлый. 1951 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаган яшь кыз алдына сайлау мөмкинлеге килеп баса: укуны дәвам итәргәме, әллә инде эшкә урнашыргамы? Әнисенә тизрәк ярдәм итәсе килү теләге җиңә, ул әртилгә өйрәнчек булып урнаша. Тегүчеләр төрле йортларда тегәләр, диеп язган идем бит. Алар хәзерге авыл советы каршындагы балалар бакчасында эшләгән Рәхимә Вәлиева апалар йорты урынында (ул чак әле ул шактый зур гына бай йорты була) яшәүче Миңҗиһан Ярулла кызы рөхсәте белән, кызлар зал ягында бүрек тегә башлый. (Миңҗиһан апаның үз кызы Дамира да, тормышка чыгып киткәнче, 1962 елга кадәр тегүдә эшләгән. Бүгенге көндә исән-сау, шөкер, Бөгелмәдә яши. Алар арасында Гәүһәр апа (Лилия Габделбариеваның әнисе), Сәвидә апа Фәйзуллина, Клара апалар эшли. Аларны Кукмарадан килгән Әлфинур исемле ханым өйрәткән. Фатыйма исемле бригадирлары да булып, гел аларның теккәнен карап торган, ул күрмәгәндә, уймак җайсыз булганга, өйрәнмәгәнгә күрә, уймакларын салып куя торган булалар. Тегелгән бүрекләрне сатарга алып киткәнче складларда сак лыйлар, ул вакыттагы склад мөдирләре Мәрфуга Фәхретдинова, Гыйльфан Гыймадиев, ә бүрекләрне калыплап торучы булып Габдулла Низамиев эшли.

Хәлимә Бикчәнтәева тегү белән беррәттән әзер бүрекләрне сулын уңга әйләндереп тора. Тегү остаханәсе бинасы булгач бар коллектив бергә эшли башлый. Хәлимә апа юрган, матраслар сыра. Тырыш, эшчән, планын арттырып үтәгән кызны комсомолга, соңрак 1959 елда партия сафларына алалар. Тегү коллективы аңа ышаныч күрсәтеп, башта авыл советына, аннан инде район советына депутат итеп сайлыйлар. Районның беренче сессиясендә үк Хәлимә Бикчәнтәева-Бикмуллинаны район советы башкарма комитеты члены итеп сайлыйлар. Лаеклы ялга чыкканчы тегү әртилендә, һөнәрен яратып, хезмәттәшләрен якын итеп эшли хезмәт ветераны Хәлимә Бикмуллина.

Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев