Иң үзәк мәсьәлә: җирлек башлыгы кирәк!
Олы Ачасыр авыл җирлеге ярты елдан артык җитәкчесез яши.
Менә шулай да була икән, әйе. Әмма узган ел башкарылган эшләр буенча авыл халкы каршында хисапны, инде хәзерге вакытта хезмәт юлы мәгариф өлкәсенә караса да, экс-җирлек башлыгы Марат Гатиятуллин тотты.
Көн кадагында Олы Ачасырга җитәкче кандидатурасын тәкъдим итү торса да, бу вазифаны үз өстенә алырга атлыгып торучылар табылмады. Шулай да халыкның күпчелеге Зөфер Әбзалетдиновны хуплады кебек. Әлегә җирлектә агымдагы документация эшләре белән авыл Советы сәркатибе Әлфия Әбзалетдинова шөгыльләнә.
Халык тагын бер бик тә мөһим теманы күтәрде: биредәге янгын сүндерү машинасын йөртүчене ничек тә булса штатка кертеп, хезмәт хакы билгеләргә кирәк. Әлегә кадәр аңа Әнвәр Миңнуллин иганәлек иткән.
«Үзебезнең авылга гына түгел, якын-тирәгә хезмәт күрсәтүче техника чыгымнарын нигә Әнвәр күтәрергә тиеш? Ул бик тә кирәкле машина, шуңа аны, һичшиксез, штатка алырга кирәк!» – диештеләр.
Бу сорауның чынлап та мөһимлеге турында бәхәсләшүче табылмады, ул җыенның протоколына теркәлде. Шул рәвешле хәзерге вакытта Олы Ачасыр мәдәният йорты төзекләндерелә, бәлки бу мәсьәлә дә хәл ителер дигән өмет бар.
Фельдшерлары Фәния Гыйниятуллинаның хезмәтен авыл халкы югары бәяләде, рәхмәтләрен белдерде һәм диспансеризация нәтиҗәләренең нигә аны узучыларга җиткерелмәве, ә сораган очракта гына бирелүе белән кызыксынды. Аларга аңлатманы Норлат участок хастаханәсе баш табибы Илсөяр Таһирова бирде:
– Диспансеризация онко-авыруларны алдан кисәтү өчен үткәрелә. Әгәр дә анализларыгыз әйбәт килмәсә, без фельдшерларыгыз аркылы хәбәр итәбез. Әгәр дә бездән хәбәр юк икән, күңелегез тыныч булсын, димәк бар да яхшы. Аннары шуны да әйтми булмый: эшләүчеләр диспансеризациягә йөрми, ә пенсионерлар – ел саен узып тора, молодцы! Алардан үрнәк алырга кирәк, артыгыздан йөргәнне көтәргә түгел. Бу бит үзегезнең сәламәтлегегез, моңа җитди карасагыз иде.
Белгәнегезчә, Олы Ачасырда туристлар маршрутына кертелгән Каюм Насыйри исемендәге этнография музее бик матур эшчәнлек алып бара, тик корылмалары гына искерә һәм төзекләндерүне таләп итә. Шулай ук, мәктәп түбәсеннән су үтә, аны да яңартырга кирәк. Җыенда бу проблемалар да яңгырады һәм аның чишелеше дә үзен озак көттермәс дип ышанасы килә.
Халыкның җирлектәге әле бу, әле теге мәсьәләсен яңгыратканын тыныч кына тыңлап утырган Норлат ТКХ җитәкчесе Равил Бәхтияров түзмәде, үзе торып басып, гаҗәпләнүен җиткерде:
– Сез нигә авыл башындагы паркта урнашкан су башнягыз турында сүз кузгатмыйсыз? Аның бит инде эретеп ябыштырырлык тимере дә калмаган, черегән. Сусыз каласыз бит, шуны беләсезме? Урысбагалылар яңа башня кую өчен үзсалым акчасын 1000 сумнан җыя, ә сез нигә бу турыда уйламыйсыз? Анда 12 метрлы башня да җитә. Урнаштырулары белән бергә бер миллион сум тирәсе чыгадыр, төгәл итеп әйтә алмыйм. Сусыз каласыгыз килмәсә, чарасын күрегез, – дип кисәтте ул ачасырлыларны.
Бу кискен мәсьәләне, җыенга килгән район хакимияте вәкиле Илнар Хантимеров игътибарга алды.
Инде язмабыз басылганчы ук Равил Бәхтияровның фаразлавы дөрескә чыкты бугай, ялгышмасам. Авылдагы эшләрне, үзсалымны кеше башыннан 500 генә сум җыеп, башкарып чыгып булмас шул. Күбрәк мәсьәләләрнең хәл ителеп, авылда яшәү шартларын яхшыртасы иде дигәндә, сумманы арттырырга кирәклеге көн кебек ачык.
Марат Гатиятуллин хисап чыгышына караганда, узган ел җыелган акчага авыл эчендәге 670 метр юлга вак таш җәелгән, янгын сүндерү хезмәте бинасының электр уты өчен түләнгән, су юлы системасы каралган, баганага яктырткычлар куелган, смета документлары чыгымнарына тотылган. Калган берникадәр сумма агымдагы елда кулланылачак.
Олы Ачасыр җирлегенә өч авыл керә, аларның икесендә рус милләтендәге кешеләр яши (Киреево һәм Бишбатман). Халыкка «Гөлчәчәк» балалар бакчасы, урта белем бирү мәктәбе, мәдәният йорты, музей, китапханә, фельдшер- акушерлык пункты, почта бүлеге, мәчет хезмәт күрсәтә. Авылда соңгы елларда спорт белән шөгыльләнүчеләр арткан: волейбол уеннары, чаңгыда йөрү, чана шуу, Скандинавия йөрүе – халыкның яраткан шөгыленә әйләнеп бара. Яшьләр командалары күрше-тирә авыллар белән дә көч сынаша.
Авыл елдан-ел картая бара, олы буын арабыздан китә, яшьләрнең авылда төпләнеп каласы килми. Теләгән кешегә эше дә табылыр иде. Ике ел рәттән көтүче таба алмыйбыз, быел да теләк белдерүче булмаса, җыйналып «электр көтүчесе» алырга кирәк, хайваннарны урамда, иректә йөртү катгый тыела, –дип дәвам итте Марат Гатиятуллин үз чыгышын. – Авыл халкының бердәм тырышлыгы һәм иганәчеләр ярдәме белән күлебез чистартылган иде, хәзер аның тирәсендә бик күп матур чаралар, бәйрәмнәр уздырыла. Алга таба да шулай күмәк эшләрдә актив катнашып яшәсәк иде. Өмәләрдә бюджет хезмәткәрләре белән мәчет картлары гына булырга тиеш түгел. Әнвәр абый Кадыйровка аерым рәхмәт әйтәсе килә, ул өмә оештырганны да көтеп тормыйча, зиратлар өстендә берүзе күпме территорияне чистартты. Бер кеше генә бөтен авылны тәртипкә китерә алмый, җәмәгать, бердәмлектә көч!
Марат Гатиятуллин 2023 елга куелган бурычларны да атап үтте. Быел җыелган үзсалым акчасына, шулай ук...
Дәвамын газетабызның 24 март саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев